Логотип
Яңалыклар

«Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit» VIII халыкара икътисади саммитының икенче нче көне чараларга гаять бай

Казанда кичә "Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit" VIII халыкара икътисади саммиты эшли башлады, төгәлрәге, аның кысаларында чаралар уздырылды, бүген саммит рәсми ачыла.

Саммитта катнашучылар исемлеге башында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тора, шулай ук Албания, Алжир, Баһрейн, Бенин, Буркина-Фасо, Джибути, Иран, Катар, Кувәйт, Мексика, Мисыр, Мозамбик, Пакстан, Сенегал, Серра-Леоне, Сомали, Согуд Гарәбстаны, Судан, Сүрия, Тунис, Төркия, Фәләстыйн, Чад, Кыргызстан кебек илләрнең Россия Федерациясендәге илчеләре, Венгрия, Төркия, Казакъстанның Казандагы генераль консуллары, Азәрбайҗан, Франция, Гарәп Әмирлекләре, АКШның рәсми вәкилләре, Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары, муниципаль районнарының кайбер башлыклары, төрле ил кредит оешмалары, Россиядә һәм Татарстанда «Хәләл» стандарты комитеты җитәкчеләре бар. Әлеге чарада катнашуга «Россия мөслимәләре берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы рәисәсе Наилә Җиһаншина да теркәлгән. Анда барлыгы 40 илдән, РФның 20 субъектыннан 1,2 меңләп кеше.

Бүген исә «Корстон» комплексында «Россия банк системасы: ислам бизнесына аны ничек җайлырак итәсе» темасына эшлекле иртәнге аш белән башланасы көнне гаять күп чаралар каралган.

Саммит барышында хезмәттәшлек турында дистәләп документ имзалау күздә тотылуын алдан ук билгеләп үтик.

«Дөнья икътисадының яңа архитектурасы: Россия Федерациясендә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы финанс индустриясе үсеше перспективалары» темасына пленар утырышта зур сөйләшү була. Казан кремлендәге «Кол Шәриф» мәчетендә җомга намазы укыгач, «Корстон»да эш дәвам иттерелә. Саммитта катнашучыларның биредә В2В очрашуы була, бер үк вакытта төрле залда «IT STARTUP EXPO» Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре яшь эшкуарларының II Казан форумы инвест сессиясе, «Россия Федерациясе банк системасында ислам финанслары механизмнарын һәм инструментларын файдалану» турында ислам банкингы семинары, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшь дипломатлары конференциясе, «Бүгенге дөньяда вакф» VIII халыкара конференциясе, «Экспорт – яңа базарлар» эшлекле форумы, «Россия Федерациясе төбәкләрендә проектларны финанслау инструменты буларак Партнерлык банкы» нетворкинг-сессия уздырыла. Шулай ук ике түгәрәк өстәл оештырыла, билгеләнгән темалары – «Гарәп финанс институтлары – Россия проектлары буенча партнерлык» һәм «Дәүләтнең импорт урынына үз товарларын булдыру һәм азык-төлек куркынычсызлыгы өлкәсендә аграр сәясәте: икътисади-хокукый аспект». Саммит кысаларында матбугат конференциясе исә 12нче яртыга билгеләнгән, ул "Достоевский" залында була.

Шул рәвешле эшләгәннән соң, сәгать кичне 7дә «Казан» халыкара ат-спорт комплексында ат чабышы була. Шулай ук Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән рәсми кабул итү чарасы каралган.

21 майда исә саммитта катнашучылар иртүк Спас районына «Изге Болгар җыены»нда катнашу өчен сәфәр чыга. Аннарың кичке 6да аларның Казанда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Нуриев фестивале кысаларында «Баядерка» балетын карау мөмкинлеге була.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар