Бүген KAZANSUMMIT-2016 кысаларында “Хәзерге заманда вакфлар” дип исемләнгән VIII халыкара конференция уздырылды. Бахрейн, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сирия, Марокко, Мисыр, Күвәйт, Согуд Гарәбстаны, Катар, Оман һәм башка илләрдән килгән югары дәрәҗәдәге кунаклар-министрлар катнашында республикабызда вакфларның үсеше, әлеге өлкәдәге проблемалар турында фикер алышу булды.