Логотип
Яңалыклар

Риода XXXI җәйге Олимпия уеннары тәмамланды


Халыкара Олимпия комитеты (ХОК) Президенты Томас Бах XXXI җәйге Олимпия уеннарын ябык дип игълан итте, 2016 ел Олимпиада уты сүндерелде. 

Спортчылар парады вакытында стадионга Россия байрагын синхрон йөзү буенча биш тапкыр Олимпия чемпионнары Наталья Ищенко һәм Светлана Ромашкина алып чыктылар.

Атлетлар парадыннан соң Олимпия уеннарының соңгы бүләге - марафонда җиңгән кенияле Элиуд Кипчогега алтын медаль тапшырылды.

Җыелган тамашачыларга ХОК спортчылар комиссиясенең сайланган вәкиолләрен тәкъдим иттеләр. Вәкилләр арасында Россия спортчысы Елена Исәнбаева да бар (аңа Олимпия уеннарында допинг аркасында катнашу рөхсәт ителмәде). Исәнбаеваның ХОКтагы хезмәттәшләре - Германиядән фехтование буенча спортчы Бритта Хайдеман, Коньяк Кореялы теннисчы Ю Сын Мин, йөзүче, венгрияле Даниэль Дьюрта.

Уеннар байрагы Япониянең Токио шәһәренә тапшырылды - киләсе җәйге Олимпиада шунда үтәчәк.

Россия спортчылары Олимпиадада 56 медаль яулады - 19 алтын, 18 көмеш һәм 19 бронза. Команда зачетында да, алтын медальләр зачетында да Россия дүртенче урында. Россия җыелмасының 280 спортчысы арасында 107се 20 спорт төрендә медальләр яулады.

Рейтингта беренче урында - АКШ җыелмасы, аның 121 медале бар (46-37-38), икенче урында Бөекбритания (67), өченчедә - Кытай (70).

Барлыгы Олимпиадада 28 спорт төрендә 306 комплект медаль уйнатылды. 27 дөнья һәм 91 Олимпия рекорды куелды.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар