Логотип
Яңалыклар

Ренат Ибраһимов Казанда Разил Вәлиевның иҗат кичәсендә катнаша

8 мартта Мәскәүнең “Золотое кольцо” халык музыкасы һәм җырлары милли театры бинасында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимовның “Дарите женщинам цветы” дип аталган концерты булачак. Бу хакта җырчының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ә Казанда җырчыны 3 апрельдә күрү мөмкинлеге бар. Ул халык язучысы һәм Татарстан Дәүләт советы депутаты Разил Вәлиевнең 70 яшьлек юбилеена багышлап Г.Камал театрында үтәчәк иҗат кичәсендә катнашачак. Бу хакта Разил Вәлиев үзе хәбәр итте.

Ноябрь аенда Ренат Ибраһимовка 70 яшь тула. Җырчы юбилей чараларын Казанда үткәрергә дә вәгъдә итә.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар