Логотип
Яңалыклар

Проблемалы банк клиентлары зыян күргән эшмәкәрләргә ярдәм итү фонды төзегән

«Татфондбанк» һәм «Интехбанк» ГАҖларының инициативалы клиентлары "Татфондбанк һәм ИнтехБанк клиентларына ярдәм фонды" төзегән. Проблемалы банкларның инициативалы клиентлары төркеме фонд төзү максаты дип финанслар эзләүдә һәм акчаларны туплауда программалы системалы чаралар булдыруны билгели . Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына фонд булдыручылар сөйләде.

«Очрашулар барышында ТФБ клиентларына ярдәм фонды булдыру турында күп тапкыр фикер алыштык. 1998 елдан үзем эшмәкәр булганга, миңа эшмәкәрләрне яклау механизмы аңлашыла. Мин эшмәкәрләрнең төрле дәүләт, коммерция һәм иҗтимагый структуралары белән үзара эшчәнлеге формалары турында уйлана башладым», — дип сөйләде Фонд җитәкчесе Булат Бакиев.

Инициативалы төркем вәкиле «Фондка акчаны кайдан алу мәсьәләсе бик катлаулы һәм ул бер көндә генә хәл ителми», - дип билгеләп үтте. Шуңа күрә шәхси тәкъдим белән чыгып, «Татфондбанк» һәм «Интехбанк» клиентлары булган эшмәкәрләрне җыеп, Фонд оештыру карары кабул ителгән. 

чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар