Логотип
Яңалыклар

Президент «ТФБ-Финанс» клиентларына иминият акчаларын түләү мөмкинлеген табуны йөкләде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов физик һәм юридик затларга – операция эшчәнлеген туктаткан банк клиентларына хокукый ярдәм күрсәтүче Консультатив төркемгә һәм Татарстан Прокуратурасына «ТФБ-финанс» клиентларын «Татфондбанк»ның зыян күргән кертемчәләре реестрына кертү буенча суд органнарына мөрәҗәгать әзерләргә йөкләде. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы» иминият түләүләрен алга таба башкару өчен «ТФБ-финанс» клиентларын «Татфондбанк»ның зыян күргән кертемчәләре реестрына кертү буенча суд органнарына мөрәҗәгать әзерләнә. Аерым алганда, «ТФБ-Финанс» клиентлары хокукларын кертемнәре дәүләт иминиятләштергән кертемчеләр хокуклары (1,4 млн. сумнан артык түгел) белән тигезләштерүне карау мөмкинлеге ниятләнә (түләүләр ”Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы” (АСВ) дәүләт корпорациясенә йөкләнгән», – дип хәбәр ителә министрлык сайтында.

Татарстан Президенты «ТФБ-Финанс» клиентларын яклау өчен юридик һәм хокукый мөмкинлекләр табарга кушты.

Шулай ук Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгате буенча «ТАИФ» компаниясе төркеме һәм партнерлары ТФБ санациясендә катнашырга әзер икәнлекләрен белдерәләр.

чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар