Логотип
Яңалыклар

Питер татарча сөйләшергә җыена

Рөстәм ХУЧАШЕВ,  

Санкт-Петербург татарлары Ассосиациясе президенты. 


Санкт-Петербург татарлары Ассосиациясе татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен курслар оештырып җибәрде. Иң беренче дәрескә үк 45 кеше килде. Кем, кайчан йөри алуына карап, аларны өч төркемгә бүленделәр. Курсларга язылу әле дәвам итә: туган телләрен өйрәнергә теләүчеләр саны йөздән артып китте инде.  

Телүчеләр татар теленә бушлай өйрәнә алачак. Курслар Санкт-Петербургның «Питер буйлары» милли-мәдәни үзәге һәм «Файда» эшлекле үзәгенең матди ярдәме белән оештырыла. Дәресләр Ленинград өлкәсе Дуслык йорты бинасында узачак. Бу йорт Санкт-Петербургның үзәгендә – Чернышевский метросыннан ерак түгел, Потемкин урамында. «Питер буйлары» милли-мәдәни үзәге нигез салган «Татар мәдәнияты һәм көнкүреше» музее да шушында урнашкан.   

Татар телен өйрәнү курсларын Әлфия Мәүлетова алып барачак.  Ул озак еллар Уфада, «Шәрык» радиосында алып баручы, мөхәррир булып эшләгән. Башкортостанда билгеле шәхес. Уллары Санкт-Петербургта укып, монда эшкә калганнар. Балалар белән бергә булыйк, дип Әлфия ханым ире белән бирегә күченгәннәр.   

Тиздән татар биюләренә, җырга, татар бизәкләрен ясарга өйрәтә торган түгәрәкләр дә ачарга җыенабыз. Кечкенә балаларны татар теленә өйрәтү өчен нәниләргә курчак театры эшли башлаячак.  

«Татар мәдәнияты һәм көнкүреше» музее – өлкән яшьтәге милләттәшләребезгә җыелу, бер табын артына утырып чәй эчү урыны да. Тиздән музей, гомумән, Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче барлык татарларны берләштерүче бер үзәк булыр – алар шушында җыелыр, очрашыр дип өметләнәбез. Сүз уңаеннан, быел җәй, 23 июнь көнне Дуслык йорты бинасында Сабантуй бәйрәмен беренче тапкыр тәкъдим итү булды. 



Анда мең ярымнан артык кеше катнашты. Концерт, милли бәйге һәм ярышлар, мастер-класслар, татар аш-суларын эченә алган зур бәйрәм булды ул. Концерт өлешендә байтак коллективлар чыгыш ясады. Алар арасында татар эстрадасы йолдызлары да бар иде. РСФСРның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Альберт Асадуллин да сәхнә түрендә булды. . 



 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин. Волосатый аяклары белән.

    Хәзер укыйлар