Логотип
Яңалыклар

Оста кулларны Мәскәүгә чакыралар

Татарстанлыларны III Халыкара «Руками женщины» – «Хатын-кыз кулы белән» халык һөнәрләре фестивалендә катнашырга чакыралар.

Татарстанлыларны III Халыкара «Руками женщины» – «Хатын-кыз кулы белән» халык һөнәрләре фестивалендә катнашырга чакыралар.

Фестиваль 2021 елның 15–17 октябрендә Мәскәүдә – ВДНХның 55 нче павильонында узачак. Анда илебезнең 85 регионыннан, бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләреннән һәм башка чит илләрдән халык һөнәрләре осталары, һөнәрчеләр, дизайнерлар, рәссамнар һәм башка төрле иҗади юнәлеш вәкилләре катнашачак. Бу чара – төрле милләттән булган һәм төрле дингә инанган хатын-кызларны берләштерү мәйданы, ул Россиядә, Европа һәм Азиядә хатын-кызлар хәрәкәтен ныгытуга зур өлеш кертәчәк. Фестиваль барышында этно-мода, фото күргәзмәләр оештырылачак, Россия һәм халыкара экспертлар катнашында мастер-класслар, нетворкинглар узачак. Өч көн дәвам иткән фестивальдә катнашучыларга Халыкара жюри бәя бирә. Җиңүчеләрнең эшләре исә чит илләрдә дә тәкъдим ителәчәк.

Катнашырга теләүчеләр нигезләмә белән шушы сылтама аша кереп таныша ала: http://www.handswomen.com/

фото: http://www.handswomen.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар