Логотип
Яңалыклар

Олимпиаданың икенче көне: Россия җыелмасында ике көмеш, ике бронза

Рио-де-Жанейродагы Олимпиаданың икенче көнендә Россия җыелмасы ике көмеш һәм ике бронза медаль алды. 
10 метр ераклыктан пневматик пистолеттан ату ярышларында россияле Виталина Бацарашкина көмеш медаль яулады. Икенче көмеш - уктан ату ярышлары нәтиҗәсе буенча Россия хатын-кызлар җыелмасы командасында.

Дзюдочы Наталья Кузютина 52 кг-га кадәрге авырлык категориясендә Олимпиаданың бронза призеры булды. Өченче урын өчен көрәштә ул кытайлы Ма Иннаньне җиңде.
Россияле рапирачы Тимур Сафин 2016 елның Олимпиадасында бронза медаль яулады. Өченче урын өчен көрәштә ул британияле Ричард Крузны 15кә 13 исәбе белән җиңде.
Хәзерге вакытта Россия җыелмасының 1 алтын, 2 көмеш һәм 2 бронза медале бар, гомум зачетта ил командасы җиденче урында тора. 
Медальләр саны буенча беренче - АКШ командасы: аның 3 алтын, 5 көмеш, 4 бронза медале бар. Икенче урында Кытай, өченче урында Австралия командалары.
Олимпиаданың өченче көнендә 14 комплект медаль уйнатылачак.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар