Логотип
Яңалыклар

Мөслимдә 6 электрон сайлау участогы эшли

Мөслимдә 6 электрон сайлау участогы эшләп килә. 1994 нче санлы Олы Чакмак сайлау участогы мәдәният йортында урнашкан. Биредә тавыш бирү электрон комплекслар ярдәмендә үткәрелә. Тавыш бирү өчен 5 комплекс һәм өйрәнү өчен 2 комплекс урнаштырылган. Комиссиядә эшләүче һәркемнең үз вазифасы билгеләнгән. Сайлаучылар да бердәм булып үз тавышларын бирергә ашыгалар. Бу хакта “Авыл утлары” газетасы яза.

Әлеге участокта 361 сайлаучы теркәлгән. Иртәнге 9 сәгатькә сайлаучыларның йөздән артыгы тавыш биргән иде инде. Мәдәният йорты фоесында сайлаучылар өчен коймак белән кайнар чәй әзерләнгән.

Сайлау участогына килгән һәр сайлаучының йөзендә – тавыш бирүдә катнаша алуы белән горурлану билгеләре иде. Чыннан да, сайлауларда катнашу - үзеңнең сәяси аңлы булуыңны һәм үзеңнең илеңнең киләчәген билгеләүдә синең дә өлешең булуын дәлилләү ул.


чыганак - http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар