Логотип
Яңалыклар

Мәскәүнең татар хатын-кызлары “Калфак туе”н бәйрәм итте

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә 5 мартта “Калфак туе” дигән концерт узды. Ул Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап оештырылды. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Мәскәүдәге “Ак калфак” оешмасы рәисе урынбасары Роза Сараева сөйләде.

Оештыручылар сүзләренә караганда, “Калфак туе” беренче тапкыр үткәрелде. Концерт барышында иҗтимагый өлкәдә, хәйриячелектә актив эшчәнлек алып барган татар хатын-кызларын билгеләп үтелде. Шулай ук төрле мастер-класслар һәм конкурслар да булды.

“Ел әйләнәсендә Мәскәүдә беренче тапкыр “Гаилә җырлый” дигән фестиваль үтте. Анда уннан артык гаилә катнашты. Уен коралларында уйнап, татар халык җырларын, биюләрен башкардылар. Дүрт гаилә лауреат итеп билгеләнде. “Калфак туенда” алар да чыгыш ясады”, – ди Роза Сараева.

Чараның төп өлешен “Пәрәмәч бәйрәме” алып торды. Анда катнашучы хуҗабикәләр пәрәмәч пешерү үзенчәлекләре, аның тарихы хакында сөйләде. Пәрәмәчне һәр төбәктә яраталар, ләкин аны пешерү рәвеше дә, исемнәре дә аерыла, ди оештыручылар.

Бәйрәмгә килүчеләр игътибарына дизайнер Галина Вәлиуллинаның татар милли кием коллекциясе тәкъдим ителде. Калфак, изү тегү-чигү буенча мастер-класслар да булды.

Татар камыр ашлары пешерергә яратучылар үзләрен милли ризык бәйгесендә сынап карады.

Мәскәүдә яшәүче татар хатын-кызларын якынлашып килүче бәйрәм белән котлау өчен Казаннан да кунаклар килде.

чыганак:  http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар