Логотип
Яңалыклар

“Минтимер Шаймиев” китабы сатуга чыкты

Казанда аны өч кибеттән сатып алырга була.

Күренекле кешеләр тормышы сериясеннән булган “Минтимер Шаймиев” китабы сатуга чыгарылды. “Кешеләргә уңайлы булсын өчен, без әлеге томны сатуны үзебезнең кибетләребез аша оештырырга булдык”, - дип сөйләде “Татар-информ” агентлыгына Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин.

Шул рәвешле, Татарстанның беренче Президенты, хәзер республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев турындагы китапны нәшриятның 3 фирма кибетеннән сатып алырга була: Бауман урамында - элеккеге Матбугат йортындагы китап кибетеннән һәм “Нур-маркет”тан, шулай ук Декабристлар урамындагы нәшрият урнашкан кибеттән. Болардан тыш, Камал театры фойесында да нәшриятның сәүдә урыны бар.

Казан Кремленә шалтыратып, яңа басманы Татарстанда кайдан алырга була дип сорашучылар гаять күп булганга, аны сәүдә урыннары аша сата башлау турындагы карар кабул ителгән. Кибетләргә йөрергә вакыты булмаганнар яки республика башкаласыннан читтә яшәүчеләр «Молодая гвардия» нәшрияты чыгарган «Жизнь замечательных людей. Биография продолжается...» сериясенең 34 нче томын Таткнига.ру сайты аша кулга төшерә ала. Бәясе әллә ни кыйммәт түгел, ди Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе.


Валентин Юркин: «Книга ”Минтимер Шаймиев” – это энциклопедия спасения России»

сылтама: http://www.tatar-inform.tatar/news/2016/12/28/132313/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар