Миңнеханов: ТАССР 100 еллыгы заманча дәүләтчелекнең башлангычы турында искәртә

“Бу датаны бәйрәм итү турында федераль карар өчен без Россия Президентына рәхмәтле”, - диде Миңнеханов.

 

(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Алсу Исмәгыйлева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Дәүләт Советының яңа чакырылышына беренче тапкыр еллык Юлламасында республиканың тиздән ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтәчәген искәртте. Ул бу дата аркылы республикага нигез салыну тарихына игътибар юнәлүен әйтте.

Президент бу бәйрәмнең федераль дәрәҗәдә үтәчәген билгеләп үтте. “Бу датаны бәйрәм итү турында федераль карар өчен без Россия Президентына рәхмәтле”, - диде Миңнеханов.

“ТАССРның 100 еллык юбилее безнең игътибарны республикага нигез салынуга һәм заманча дәүләтчелегебез башлануга юнәлтә”, - диде ул.

Президент бәйрәм чараларының тиздән республиканың барлык даирәләрендә башлануын хәбәр итте. Шул исәптән мәдәният хезмәткәрләреннән игътибарны җәлеп итәрлек эшләр көтелүен әйтте.

Президент шулай ук тиздән композиторлар Җәүдәт Фәйзинең, Салих Сәйдәшевның, язучы һәм драматург Нәкый Исәнбәтнең юбилейлары билгеләп үтелергә тиешлеген искәртте. “Бу түгәрәк даталар бөек ватандашлар иҗаты аша күпмилләтле халкыбызның бай иҗади һәм рухи тормышын ачу мөмкинлеген бирә”, - диде Миңнеханов.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/25/194226/

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 апрель 2021 - 11:49
    Без имени
    И аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.
    Кияүгә сүз әйтмәгез!
  • 21 апрель 2021 - 11:44
    Без имени
    Әллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.
    Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
  • 21 апрель 2021 - 23:40
    Без имени
    Бик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.
    ​Күбәләк булып очты...
  • 22 апрель 2021 - 05:54
    Без имени
    Бездэ энкэй дип йорет алар энинен энтченрахмат
    Якын ерак әбекәем
  • 22 апрель 2021 - 06:13
    Без имени
    Бик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!
    ​Күбәләк булып очты...
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»