Логотип
Яңалыклар

Миңнеханов Канада татарлары белән очрашты

Канада татар милли оешмасы дөньяда иң тиз үсеп барган җәмгыятьләрнең берсе булуын билгеләп үтик. Күптән түгел биредә 100дән артык кеше булса, хәзер 700дән артык милләттәш оешма эшләрендә катнаша. Татар милли оешмасы лидерлары фикеренчә, биредә үткәрелә торган Сабан туйларында төрки халыклардан 2-3 мең вәкиле катнаша.

Татарлар Канадада, АКШтагы кебек, Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң яши башлыйлар. Аксакаллардан Талип Күдекине атап була - ул Кытай татары, 2013 елга кадәр Монреаль татарлары ассоциациясе лидеры була (Квебек провинциясе). Казаннан күчеп килгән Зилә Миргалиева 2013 елның декаберендә җитәкче итеп сайлана.

2004 елның гыйнварында Торонтода (Онтарио провинциясе) тагын бер татар җәмгыяте - "Берлек" оешмасы рәсми рәвештә теркәлә. Аңа Уфадан күчеп килгән Таһир Ганиев нигез сала. 2007 елда берлек рәисе итеп Үзбәкстан татары Мирсылу Арсланова сайлана. Берлекнең күпчелек вәкилләре – яшь һәм актив егетләр һәм кызлар. Бүген "Берлек" оешмасы Канададагы татар оешмаларын берләштергән үзәк дип исәпләнә. сылтама


Видео Р. Миңнехановныж инстаграмыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар