Логотип
Яңалыклар

​ «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә яңа флешмоб



26 апрельдә Бауман урамында  “Мин татарча  сөйләшәм» акциясенә  йомгак ясала.  Шунда ук яшь музыкантлар катнашында концерт узачак. 

 Быел акция берничә чараны колачлады. Унберенче тапкыр «Татар Дозор-2019» квест уены узды.  Оештыручылар сүзләренә караганда, катнашучылар саны елдан-ел арта бара.  Узган елларны алар 5 яки 7 төркем булса, быел 30 дан артык төркем сайланып алынган. Зөһрә Вильданова әйтүенчә,  квест-уенга мәктәп укучыларының да килүе сөенечле хәл.   «5-6 нчы  сыйныф укучылары да бар иде. Бигрәк тә, 27 нче гимназия, 15 нче мәктәп, 2 нче гимназия укучылары актив», – ди ул. Барлыгы 200 кеше булган. Алар Казанның тарихи урыннарында төрле иҗади биремнәр башкарганнар. Җиңүчеләрне 26 апрельдә  узачак концертта игълан итәчәкләр. 

Быел беренче тапкыр яңа вакыйга узачак. Ул көнне  Тукай һәйкәле янында узган традицион шигырь бәйрәменнән соң «Сәлам, Габдулла» дип аталган флешмоб оештырыла. Аның максаты:  шәһәрдәге бөек шагыйрьгә салынган ике һәйкәл арасында кешеләр чылбыры сузу. Ә бу чылбыр – Тукайга кайту, аңа кул бирү, шагыйрьне халыкка якынайту. Ул ничек узачак соң? Һәйкәл янында торган беренче кеше «Сәлам, Габдулла», – дип, үзен Тукайга таныта һәм күршесе белән таныша. Аның күршесе, шул рәвешчә, эстафетаны икенче ягындагы  кешегә тапшыра.   

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе оештыручылары берничә ел дәвамында  ике дәүләт теле турындагы канунга бармак аша караучылар рейтингын төзи. Аларга канун  хакында исләренә төшереп, хатлар җибәрә.  Антипремия  узган елларны ТР Сайлап алу комиссиясе,  Опера һәм балет театры, Симфоник оркестр һәм «Әкият» курчак театрларына тапшырылды.  2017 елны «Тяжело с татарским» исемен «Россия тимер юллары» оешмасы алды.   Быел да  антипремияне Бауманда узган концерт вакытында бирәчәкләр.  Концертта Juna, Gauga, Рәдиф Кашапов, VLTVN, Malsi Music, K-RU, Илгиз Шәйхразиев чыгыш ясаячак.  Чараны шагыйрә Йолдыз Миңнуллина һәм хореограф Нурбәк Батулла алып барачак.  

Быел «Мин татарча сөйләшәм» акциясе Чаллыда да узачак. Аның кысаларында «Татар Дозор-2019» квест-уены, җанлы музыка бәйгесе, Тукай көненә перфоманс һәм заманча альтернатив  музыка концерты оештырыла.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар