Логотип
Яңалыклар

Милли проектларга ихтыяҗ зур 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Бердәм Россия” фракциясе депутатлары милли проектларны тормышка ашыруны контрольдә тотуны дәвам итә. 

 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Бердәм Россия” фракциясе депутатлары милли проектларны тормышка ашыруны контрольдә тотуны дәвам итә. 

Милли проектларга авыл җирлекләрендә ихтыяҗ зур. Бу хакта Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова хәбәр итте. Эшче төркем, Балык Бистәсе районында күчмә утырышта булып, “Мәгариф”, “Мәдәният”, “Торак һәм шәһәр мохите” проекты кысаларында милли проектларның ничек тормышка ашырылуын ачыклады. Иң беренче эш итеп Котлы-Бөкәш мәктәбен карадылар. Мәктәптә яңартылган информатика һәм технология кабинетлары, яңа компьютерлар, квадракоптерлар. “Мондый җиһазлар башка мәктәпләр өчен дә норма булырга тиеш”, – ди Татьяна Ларионова. 

Комиссия әгъзалары шулай ук Юлсубино авылы мәдәният йортында капиталь ремонт барышын тикшерде. “Мәдәният йортлары авылларда гаилә институтына ярдәм итүне дә үз җаваплылыкларына алдылар, бу бик яхшы”, – дип билгеләп үтте спикер урынбасары. 

Эшче төркем шулай ук Балык Бистәсендә Ленин исемендәге үзәк мәйданның реконструкциясе белән дә кызыксынды. Анда Бөек Ватан сугышы батырлары һәм әфганчылар хөрмәтенә мемориал ачылырга, парк ясалырга тиеш. Бу – “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының тормышка ашырылуы турында сөйли.   

Эшче төркем күчмә утырышларны даими үткәрә, милли проектларның үтәлеше буенча җәмәгать тыңлаулары оештыра. Эшче төркемнең милли проектлар үтәлешен контрольдә тотуы федераль дәрәҗәдә югары бәяләнде. “Бердәм Россия” партиясе генераль советы Россиянең барлык төбәкләрен Татарстан тәҗрибәсенә таянырга чакырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар