Логотип
Яңалыклар

Әлфия Афзалова җырларын тыңларга килегез!

Бүген кичке 7 дә Кремльнең каршы ярындагы «Казан» гаилә үзәге янында Әлфия апа Афзалова җырларыннан торган концерт була. Бу мәдәни чара футбол чемпионаты һәм мәшһүр җырчыбызның исемен мәңгеләштерү программасы кысаларында уза. Концертта Әлфия апаның кызы – аңа кыяфәте белән дә, тавышы белән дә ике тамчы судай охшаган Зөлфия ханым да җырлаячак.

 

Зөлфия ханым Америкага киткәнче 13 еллап үзе дә татар эстрадасында эшли, әнисенең концертларын алып бара, җырлый да. Аның белән бергә җырлаган җырларны бер диск итеп туплау Әлфия апабызның зур хыялы була.

 

Моң алиһәсенең иҗатын мәңгеләштерү программасы турында сүз чыккач, бераз алга китеп булса да, 20-21 октябрьдә Казанда Әлфия Афзалова исемендәге I Халыкара фестиваль узачагын да әйтик әле. Фестивальнең Гала-концерты 22 октябрьдә «Пирамида» үзәгендә була. Анда үзебезнең җыр сөючеләр, моң ияләре генә түгел, чит илләрдән дә җырчылар киләчәк. Җиңүчеләрне өч номинациядә (җыр, бию, нәфис сүз) Венера Ганиева, Зилә Сөнгатуллина, Ренат Ибраһимов, Хәмдүнә Тимергалиева, Алинә Шәрипҗанова, Миләүшә Тәминдәровалар һәм Америка, Кытайдан килгән җырчылар катнашындагы жюри ачыклаячак.

 

Ә бит Әлфия апа Афзалова татарга гына түгел, башка халыкларга да үз телләрендә моң бүләк иткән кеше. Венера Ганиева Әлфия апа 17 телдә җырлый иде, дип әйтә.

Бу уңайдан, Зөлфия ханым кызык бер хатирә сөйләп китте: «1987 еллар дип беләм, без әни һәм тагын бер төркем җырчылар Венгриягә ял итәргә бардык. Әнинең репертуарында венгр телендә бер романс бар иде. Ресторанга кергәч, әни шуны безнең өчен генә җырлады. Ул да булмады, теге өстәл дә, монысыннан да кешеләр торып, безнең янга җыелышты. Әни шунда бу җырны җиде тапкыр башкарды. Инде җитте, күңелләре булды, дисәк, берзаман уен кораллары белән музыкантлар чыгып, әнидән кабат җырлавын сорадылар. Уен кораллары белән дә өч тапкыр җырларга туры килде әле аңа».

 

Планнарда – Әлфия апаның җырларыннан «Әлфия Афзалованың 100 җыры» исемендәге CD яки DVD диск чыгару, җырчыбыз турындагы хатирәләр тупланган җыентык бастыру һәм иң зур хыялларның берсе ул – Казанда Әлфия Афзалованың музеен ачу. Дөрес, андый музей җырчының туган ягы – Актанышта бар инде. Анда аның концерт күлмәкләре дә, ордены, медальләре дә, шәхси әйберләре дә саклана. Ләкин ничә генә кеше музей күрер өчен Актаныш тикле Актанышка кайтып җитәр икән соң? Ә бит Әлфия апаның иҗатын сөючеләр, аның үзен яратучылар бихисап. Сагынганда бер барып, шушы музейда аның җырларын тыңларга, аның кулы тигән әйберләрен күрергә теләүчеләр күп булачак.

Әнә бит, Зөлфия ханым да әнисенең шәхси әйберләре гаять күп булуын, хәтта элеккеге аппаратураларга кадәр саклануын әйтә. «Әнинең гастрольләргә үзе белән йөртә торган кипятильнигы һәм калай кружкасы бар иде. Болар хәзер кирәк түгел инде, дип, әни аларны өч тапкыр чыгарып ыргытты. Ә мин тизрәк барып, кире алып керә торган идем. Музей булса, болар бар да кадерле экспонатлар булачак бит», – ди ул.

Әлфия Афзалова фонды музей һәм аның каберенә һәйкәл кую инициативасы белән республиканың җаваплы оешмаларына мөрәҗәгать иткән инде. Әмма бер ел узуга карамастан, бу мәсьәлә әле һаман да хәл ителмәгән. Мондый шәхес югыйсә музейга да, һәйкәлгә дә бик лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар