Логотип
Яңалыклар

Әлфинә Әзһәмова поезддан сикергән!

Бу хәл татар эстрадасының үзенчәлекле җырчысы Әлфинә Әзһәмова Пермьга концерт куярга барганда булган. Җырчы салкын тидереп авыру сәбәпле, концертын башка көнгә күчерергә теләсә дә, тамашачының кәефен төшерми, юлга кузгала.

– Концерт буласы шәһәргә поезд белән килеп төштем. Концертны оештыручы мине вагоннан каршы алырга тиеш иде. Ләкин вагон номерын ялгыш бутаганмын. Ул мине башка вагоннан эзләп йөри икән, ә  мин аны көтәм. Шул арада проводница «1 минуттан поезд кузгала, хәзер үк төшегез», диде. Төшә торган урыны да уңайсыз, баскычы да биек, җитмәсә буем тәбәнәк! Өстәвенә кулымда зур сумка! Поезд китеп бармасын дип, иң элек җиргә сумканы аттым, аннан үзем сикердем. Башка, исәнме мин, юкмы, дигән уй килде. Бер мизгел эчендә бөтен тормышым күз алдыннан үтте. Җайсызрак килеп төштем, аяк бөкләнеп калган, кулымны да авырттырдым. Җирдә селкенмичә яттым, чөнки берәр җирем сынмады микән дип нык курыктым. Кинәт поезд вагоннарыннан кызыл әләмнәр болгый башладылар, чөнки кеше китмичә, поезд кузгалырга тиеш түгел. Ә ерактан мине каршы алучы кеше йөгергәнен күрдем, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Әлфинә Әзһәмова.

Каршы алучылар җырчыны ике ягыннан җитәкләп, вокзалдан концерт залына алып киткән. Бәхетенә, Әлфинә ханымның бер җиренә дә зыян килми. «Минем гомеремдә дә андый биеклектән сикергәнем юк иде. Әллә куркудан, әллә сикерүдән, 38дә торган температурам да төште хәтта! Ә концерт бик яхшы узды, тамашачы җылы кабул итте. Алар минем белән ни булганын белми дә калды», – диде Әлфинә Әзһәмова.

Хәзерге вакытта җырчы Башкортстан артистлары белән бергә республика буйлап җыелма концертларда катнашып йөри. «Татарстаннан ИндиВа, Мөнир Рахмаев һәм мин бар, калган җырчылар – Башкортстан эстрадасыныкы. Концертлар шундый күңелле уза. Үзем дә Башкортстаннан булгач, үземне бик рәхәт, өйдәге сыман хис итәм. Мин – һәркемгә ачык күңелле, барлык артистлар белән дуслашып, аралашып йөрим. Башкортстанда Татарстан артистларын бик яраталар», – дип белдерде Әлфинә ханым.

чыганак: http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар