Логотип
Яңалыклар

Композитор София Гобәйдулинага Германиядә премия тапшырылачак

Казанда үскән һәм 1991 нче елдан Германиядә яшәүче композитор София Гобәйдулина алман музыка авторлары премиясенең (Deutscher Musikautorenpreis) "тормыш дәвамында ирешкән иҗади уңышлар өчен" категориясендә абруйлы бүләккә лаек булды. Жюри аны “заманча классик музыканың иң эре мистигы” дип атаган.

85 яшьлек композиторга халыкара шөһрәтне 1981 нче елда, скрипач Гидон Кремерга багышлап язылган, скрипка өчен оркестр белән башкарылган концерт "Offertorium" ("Жертвоприношение") алып килде.

Алман музыка авторлары премиясе тапшыру Берлинда 30 нчы мартта булачак.
 
чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар