Логотип
Яңалыклар

​ Хөкүмәт башлыгы урынбасары чикләвекләр өләшә


 Республика Яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнә. Махсус мәйданчыклар эшли башлады, бүген Татарстан Президентының чыршы бәйрәменә республика балалары җыелды. Министрлар Кабинетында узган чираттагы брифингта Казан һәм Татарстанның башка эре шәһәрләренең мэрия вәкилләре бәйрәмгә әзерлек хакында бәян итте. Матбугат очрашуы ахырында килгән журналистларны сюрприз көтә иде.  

 Казанда Яңа ел бәйрәмнәре уздырылачак унтугыз мәйданчык булдырылган. 27 декабрьдә кичке сәгать дүрттә шәһәрнең төп чыршысы утларын кабыза. Ул быел «Казан» гаиләсе үзәгендә урнашкан. Шунда ук боз шәһәрчеге дә урнашкан. Шәһәрдә барлыгы 130 күңел ачу чаралары әзерләнгән. Быел беренче тапкыр «Кыш Дакар фёст» эшли башлый. Ул Европа илләрендәге Раштуа ярминкәләренә охшаш булачак. Икенче гыйнвардан бөтен музейлар гадәти режимда эшли. «Аларда төрле интерактив программалар әзерләнде», – дип хәбәр итте Казан башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова. Быел да шәһәрнең парк һәм скверларында күңел ачу чаралары планлаштырылган. 

 Республиканың һәр шәһәре Яңа елны үзенчәлекле итеп каршыларга тырыша. Түбән Камада, мәсәлән, иң яхшы Яңа ел ишегалды билгеләнә. Әлмәттә бәйрәмгә 10 мәйдан әзерләнгән. Шәһәрне төрле арт-объектлар бизәгән. Әлмәттә Яңа елны Үзәк мәйданда каршыларга була. Яр Чаллыда да «Азатлык» мәйданына шәһәрлеләрне һәм килгән кунакларны көтәләр. Яңа ел бәйрәмнәрендә төрледән-төрле 600 ләп чаралар планлаштырылган. Бәйрәм Иске Яңа елга кадәр сузылачак.  

Узган ел Казанга Яңа ел бәйрәмнәре вакытында 130 мең турист килгән. Быел да аннан ким булмас дип көтәләр. Аларны җәлеп итәр өчен шәһәрдә  интерактив мәйданнар эшли. Мәсәлән, Иске Татар бистәсендә «Чәй музее» ачыла. Казанга якын тирә-районнар да туристлар өчен төрле чаралар әзерли. Лаеш, Кама Тамагы, Тәтеш районнарында, Зөя утравы, Чистай шәһәрендә Яңа ел каникулларында интерактив программалар әзерләгәннәр.  

Матбугат очрашуы ахырында журналистларны Кыш бабай котлады һәм бүләк – «сихри чикләвекләр» өләште. Хөкүмәт башлыгы урынбасары Ләйлә Фазлыева: «Һәр чикләвекне үзем буяуга мандым. Алар  хыялларыгызны чынга ашырырга ярдәм итәр», – дип ышандырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар