Халыкның күпчелеге БДИ белем дәрәҗәсен киметә дип саный - ВЦИОМ

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) россиялеләрнең бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәлелеген ничек бәяләүләре турында сораштыру турында мәгълүмат тәкъдим итә.
БДИнын керткәннән соң 7 ел узгач, аның турында россиялеләрнең 75 проценты белә. Аларның 35 проценты үзләре, аларның балалары яки туганнары БДИ биргән. 40 процент халык имтихан турында яңалыклардан ишетеп кенә белә. 2013 елдан башлап бу соңгы күрсәткеч 11 процентка кимегән. Шул ук вакытта БДИ турында берни белмәүчеләр 9 процентка арткан.
Соңгы биш елда бердәм дәүләт имтиханы вакытында мошенниклык киң таралган дип санаучылар сизелерлек кимегән. 2011 елда 49 процент россияле шулай уйласа, бүген алар 25 процент кына калган. Сораштыруда катнашкан 52 процент кеше андый очраклар санаулы, дип ышана. Имтихан тапшырганнар арасында мошенниклык очракларына ышанучылар саны 62 проценттан артык. Бүген 25-34 яшьлек кешеләр, шулай ук югары белемлеләр (59%) дә нәкъ шулай фикер йөртә.
Россиялеләрнең 89% бердәм дәүләт имтиханы вакытында аңлашылмаучылык яки мошенниклык очраклары белән беркайчан да очрашмаган. 5 процент алар шәхсән үзләре яки аларның гаилә әгъзалары андый очраклар белән очрашканлыгы турында белдерә. Соңгы өч елда аларның саны бераз (2013 елда 7% ) кимегән.
Быел имтихан тапшыруны оештыру белән бәйле гауга турында 17% россияле ишеткән, ә 83% бу хакта белми.
БДИ үткәрү турындагы кайбер фикерләр россиялеләр арасында киң таралган. 70% халык тест үткәрү юлы белән имтихан бирү белем сыйфаты начарлануга китерә дип саный. Дәүләт имтиханында укучыларның индивидуаль үзенчәлекләре исәпкә алынмавына 68% россияле ышана. Ә 67% БДИ кертелгәч, белемне тикшерү формальлеккә кайтып калды дип саный.
Шул ук вакытта 58% респондентлар төбәкләрдәге сәләтле балалар дәрәҗәле вузларда уку мөмкинлеге алды дип уйлый. 49% россияле фикеренчә, имтиханның тест өлешен кичектерү реаль белем дәрәҗәсен ачыклау мөмкинлеге бирә.
Россиялеләр арасында вузга керү баллары җыю өчен БДИ тапшырганда, мәктәптә алган белем генә җитәрлек түгел, дип ышанулар көчле. Хәзер респондетларның 61% шундый фикердә, тагын 68 % БДИнда катнашы булганнар. Бары тик һәр дүртенче кеше генә (25%) аның киресенчә булуын белдерә, бер елда бу сан 9% ка кимегән.
Бу уңайдан Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге идарәсе рәисе Константин Абрамов үз фикерен белдерә: "БДИ турында нәрсәдер белүче россиялеләр саны кимү, теманың актуальлеге кимүе турында дәлилли. Әгәр күпчелек БДИ белән бәйле гауга турында ишетмәгән икән, димәк, бу хакта мәгълүмат кчаралары язмаган, йомгаклау аттестациясе россиялеләр өчен гадәтигә әйләнгән. Халык БДИын тест буларак кына кабул итә, тест өлеше дип аңлау юк. Күпчелек фикеренчә, өстәмә шөгыльләнүдән тыш, мәктәп программасы, имтиханнарны уңышлы тапшыру өчен, кирәкле белемне бирергә сәләтле түгел. Шулай итеп, мәгариф системасында БДИ, аның проблемалы урынына күрсәтеп, җәмәгать контролен үти".
http://tat.tatar-inform.ru/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
30 гыйнвар 2023 - 20:45Без имениМин дэ сезнен кебек исерек ирне 18 ел тузеп яшэдем. Хэзер исемэ тошкэн саен, жулэр булганмын дип уйлыйм. Аерылышканыбызга елдан артык, хаман эчэ, эчендэ чыкмаган жаны гына калган инде. Кеше ни эйтер дип тузэбез шул, узебезне уйламыйбыз. Эгэр бер фикергэ килэ алмасагыз, психолог белэн кинэшегез. Мина ярдэме тиде. Игътибарыгыз очен рэхмэт.Эчкече иргә сабыр итәргәме?
-
30 гыйнвар 2023 - 17:03Без имени"Әмма мәхәббәтсез тормыш – бәхетсез гомер бит. Килешәсезме? " - хак сузләр. Дорес эшләгәннәр, мин дә, бәлки, шундый ук карарга килер идем. Аста язылганча бернинди азгынлык та, бозыклык та тугел бу. Нигә яратмаган кеше белән яшәп узенне хәм башкаларны азапларга? Гомерне 2-3 мәртәбэ яшәми берәу дә, яшьлектә хата ясаганнар икән (яки момкинлекләре булмаган), хатаны анлап тозэтудә бернинди дә гаеп юк. Курыкмый адым ясаган очен Афәрин дип кенә әйтәсе килә!«Мин аны сыйныфташлар очрашуыннан алып кайттым...»
-
31 гыйнвар 2023 - 08:52Без имениКомментарий белән килешәм,яшиселәр бар әле.Тормыш җайланып китә алырмы?«Мин аны сыйныфташлар очрашуыннан алып кайттым...»
-
27 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениЭллэ кем булып кыланган хатыннарга ирлэрэ тузэлэр -тузэлэр дэ күңеллэре кайткач шартлатып сындыралар.Андый ирлэрне иплэп кенэ игьтибарлы,назлы хатыннар элэктереп ала хэм тормышын койли.Бәхетле булам дисәң
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.