Логотип
Яңалыклар

«Kazansummit-2016»ның беренче көне эшлекле иртәнге аш белән башланды

Kazansummit Татарстан башкаласында дөньяның 51 иле вәкилен җыйды. “Саммит Россия белән ислам дөньясы илләренең очрашу һәм ачык диалог урынына әйләнде”, - диде сәламләвендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле иртәнге ашта катнашучыларны.

“Бүген Давостагы очрашу турында күп сөйлиләр, - дип билгеләп үтте РФ ҮБ статс-секретаре Александр Торшин, – Әмма Казанга да саммитка бөтен дөньядан актив һәм зур кызыксыну белән киләләр”.

“Берничә ел ислам банкингы белән мөнәсәбәтләрне үстерү ихтыяҗы турында сөйләшүләр бара. Сүздән эшкә күчәргә вакыт!” - дип ассызыклады эксперт.

РФ Үзәк банкы беренче адымнарын ясады инде. Узган ел профильле эшче төркемнәр оештырылды. Алар дөнья тәҗрибәсен һәм Россиядә сынау проектларын кертүгә әзерлекне өйрәнү белән мәшгуль. Ике елга документ – юл картасы бар. “Документның Татарстанда имзалануы юкка гына түгел. ТР билгеле тәҗрибәгә ия, инновацияләргә әзер. Ә биредә тупланган тәҗрибә РФ төбәләрендә кулланылачак”, - дип билгеләп үтте РФ ҮБ статс-секретаре.

Тагын 6 көннән эшче төркем,  РФ законындагы үзгәрешләр һәм аның ислам банкингы белән эшкә яраклашуы мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен, Грозныйда җыелачак. Аннары анда катнашучылар янә Казанга киләчәк. Биредә “Россия – ислам дөньясы” стратегик күрү эшче төркеме утырышы була.

Законга әллә ни махсус төзәтмәләр кертү, мөгаен, кирәк тә булмас, дип саный Россия банк секторы вәкилләре. Үзәк Банктан берничә регламент документ та җитә. Ә менә үзара багланышлар институты, биредә сүз ислам банкингы турында гына түгел, ә тулаем илкүләм финанс институтлары турында, кирәк. Шулай ук Рөстәм Миңнехановтан Татарстанның андый үзәк булдырырга әзерме дип кызыксынырга кирәк.

“Без үзебезне аерым үзәк буларак түгел, ә бөтен финанс үзәкләрне тарту урыны булырлык мәйданчык итеп күрәбез”, - дип җавап бирде ул.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар