Казанның тарихи Бишбалта бистәсен үстерү программасы кабул ителәчәк

2016 ел ахырына кадәр якындагы өч елга Казанның Бишбалта бистәсен үстерү буенча комплекслы чаралар мастер-планы расланачак. Бу хакта Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова журналистлар белән очрашуда белдерде.
 

Бишбалтаның 2018 елда билгеләп үтеләчәк 300 еллыгына музей комплексы төзү беренчел бурыч булып тора.

"Узган ел музей проектына 5 миллион сум бүлеп бирелгән иде. 1 миллион сумга музей концепциясе ясалды, 4 миллионга проект-смета документларын ясау планлаштырылган. Бишбалта бистәсе территориясен үстерү программасы кабул ителгәч, федераль хакимият алдында проектны якларга кирәк булачак. Ел ахырына кадәр планны раслап, 2017 елның икенче яртысында федераль адреслы программага эләгергә өметләнәбез, бу музей төзелеше өчен акчаның бер өлешен Россия бюджетыннан алу өчен мөһим", – дип сөйләде Олеся Балтусова.
 

Аның сүзләренчә, Бишбалта бистәсен яңадан торгызу өчен 30 миллиард сум чамасы акча таләп ителергә мөмкин. Быел Бишбалта буасын чистартуга федераль бюджеттан 250 миллион сум юнәлдерелгән, Татарстан бюджетыннан – 38 миллион сум.
 

"Әгәр анда инициативалы халыкны җәлеп итмәсәк, бу территория беркайчан да җанланып китмәячәк. Хәзер Бишбалта бистәсендә 10 мең чамасы кеше яши, 10 елдан безнең концепция буенча анда 18 мең кеше яшәргә тиеш. Бирегә кешеләрне җәлеп итү өчен яхшы мәктәпләр, балалар бакчасы, инфраструктура төзү зарур. Минем күзаллаулар буенча, биредә торакның 20-30 проценты эконом класслы, 50-60 проценты – уртача уңайлыклар белән һәм 10-20 проценты элиталы торак булырга тиеш. SPEECH бюро мастер-планы исәпләүләре ни күрсәткәнен карарбыз", – дип бәян итте Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының шәһәр төзелеше һәм авыл торак урыннарын планлаштыру кафедрасы мөдире Александр Дембич.
 

Аның сүзләренчә, территорияне үстерү Бишбалта бистәсе халкы структурасын үзгәртәчәк: биредә пенсионерлар саны өч тапкыр күбрәк, ә балалар өч тапкыр азрак. Киләчәктә биредәге җир бәясе дә артачак.

"Торакларның минималь бәясе бер квадрат метр өчен 70 мең сумнан башланыр дип уйлыйм. Ләкин халыкка парковка, балалар бакчалары таләп ителәчәк, подрядчылар сыйфатлы торак төзү белән кызыксыначак", – Александр Дембич.
 

Якын киләчәктә бу тирәдә 297 миллион сумга 44 күпфатирлы йортны, 26 нчы китапханәне, 30, 226, 278 нчы балалар бакчаларын һәм 306 миллион сумга 57 мең кв. метр юлны һәм тротуарны капиталь ремонтлау, шулай ук 8 миллион сумга 1700 погонлы метрга сузылган яңа яктырткычлар кую көтелә, дип белдерде Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы урынбасары Петр Королев.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 гыйнвар 2021 - 11:24
    Без имени
    18 гыйнвар 2021 - 19:50 язган кешегә фикер әйтәсем килә. Белеп торыгыз, бөтен кеше бертөсле язмый, бу - беренчедән булса, икенчедән, сез әдәбият белгече, тел белгече, галим-тәнкыйтьчеме әллә? "Алсу күзлек" авторы - үзешчән. Шулай булса да кемнәрдер аны яратып укый икән, бу яхшы - язсын.
    Алсу күзлек
  • 21 гыйнвар 2021 - 11:19
    Без имени
    Чиста, пакь хатынга яла ягу - зинада гаепләү - олы гөнаһ. Аллаһ Тәгалә кичерми ирнең бу олы гөнаһасын - яла ягуын, сезне пычратуын нахактан яла ягуын. Әгәр дә ки ул сездән гафу үтенмәсә һәм сез аны бәхилләмәсәгез ул бит тәмугта кала мәңге. Мәңгелек Җәһәннәмгә төшүдән курыкмый микәнни? Бу хакта Коръәндә аять бар - бу точно. Ләкин кайсы сүрәдә икәнен оныттым. Менә шулай инде ул динсез яшәү үз хатынына, кыз булган көенчә бәла тага бит. "ПАКь хатынга яла ягу турында ничек әйтелгән Аллаһның Коръәнендә?" - дип укымышлы имамнан сорагыз әле. Аңлатып бирер, ин шәә Аллаһ. Ә күңелегезгә кергән теге начар уй - шәйтан вәсвәсәсе ул. Берүк сакланыгыз андый гөнаһтан.
    Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
  • 21 гыйнвар 2021 - 11:14
    Без имени
    Сенлем анлыйм хэленне бик авыр андый гонахсыз сузне ишетуе. Мин ирем белэн 33 ел яшэдем. Кыз булып кияугэ чыктым, 2 малай алып квйттык. Бик матур яшэдек, ул мине ормэгэн жиргэдэ утыртмады, бер кырын суз ишетмэдем, ожмахта яшэгэн мен икэн дип искэ алам, сагынам. Ул хэзер исэн тугел, бакыйлыкка кучте. Э азакы 3 елнында ул да мина кеше белэн йорисен диде кече малай минеке тугел дип тенкэмэ тиде. Эчмэгэн ирем эчэ башлады. Ходай дан сабырлык сорап яшэдем, и яшим. Ходай сабырлык, исэнлек бирсен сина. Балаларыннын кадер хормэтен куреп яшэргэ язсын. Язмыштан узмыш юк.
    Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
  • 21 гыйнвар 2021 - 22:45
    Без имени
    Дөньяда кеше бер генә мәртәбә яши. Балаларың үскән. Үзеңне мыскыл иттереп яшәмә, мөмкинлегең булса, аерыл. Балаларыңа аңлат. Тик хыянәт итмә. Үзеңә кыен булачак.
    Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
  • 21 гыйнвар 2021 - 22:59
    Без имени
    Узем дэ нэкъ сезнен кебек кияугэ чыктым, горур булдым, бик яраткан кешемэ ачу итеп чыктым, кеше сузен тынлады дип. Туйдан сон уянган кебек булдым, нишлэдем?! Бер убешмэгэн кешегэ чык эле. Ул вакытта аерылу оят, балага да уздым, саклана белмибез бит. Мине ярамыйсын, башка кешен бар дип, эшэке сузлэр бик озак ишеттем, хэзер генэ уйлыйм, мин яратмыйча яшэп, иремне дэ бэхетсез иткэнмендер дип. Хэзер олыгайдык, яраткан кешем 20 ел юк инде, иремэ дэ хыянэт итмэдем. Ике кызым, оныгымны яратам, балалар белэн соенеп яшим. Кинэшем шул, телэсэ кем белэн жанынны пычыратма, чиста булып кал, яшьлек узды инде, балалар белэн куанып яшик. Сабырлык бирсен ходай.
    Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
Реклама
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...