Бүген ял көне, барыбыз да җыелышып, өйдә чыр-чу килеп ятыш. Безнең фатирның тәрәзәләре ишегалдына карый: кем килгәне, кем киткәне гел күз уңында. Төшкә табарак урамнан бер төркем бабайлар үтеп китте. Башларында – түбәтәй, кулларында – ниндидер букчалар. Ашка баралар икән, дип уйлап куйдым. Әллә нигә күңел күтәрелде. Көне дә кояшлы, әнә изге ниятле бабайлар йөри – нинди хозурлык!