Логотип
Яңалыклар

Казанның 12 нче кызлар гимназиясендә Фатиха Аитова музее ачылды

Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин музей ачылуын тарихи һәм тәрбияви әһәмияткә ия вакыйга дип атады.

Казан шәһәренең Мәскәү районындагы Фатиха Аитова исемендәге 12нче татар кызлар гимназиясендә Фатиха Аитова музее ачылды.

Музей ачу тантанасында катнашкан Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин уку йортының бурычы кызларыбызда милләтебезгә, халкыбызга булган мәхәббәтне тәрбияләүдә дип белдерде. Фатиха Аитова музеен ачуны ул тарихи һәм тәрбияви әһәмияткә ия вакыйга дип атады. "Аның үзенең тууына 150, беренче татар гимназиясен ачып эшли башлавына 100 ел булган көннәр. Алга таба музей белән татар кызлар гимназиясендә укучылары гына түгел, Казанда укучы барлык кызлар, егетләр аның белән танышыр һәм үзләренә сихәт алырлар дип уйлыйм. Ул сихәт гасырлар буе бара, буыннан-буынга күчә".

 "Музей ачылу белән, конференцияләр, семинарлар оештырыр өчен мөмкинлек була дигән сүз", - диде Илсур Һадиуллин. Мәгариф идарәсе җитәкчесе кызлар гимназиясенә нигез салган Туфан Миңнуллинга рәхмәтен белдерде.  

Музей ачылу тантанасында Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе Разил Вәлиев, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова һәм башка мәртәбәле кунаклар катнаша.





Уку йорты хатын-кызларның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы тырышлыгы белән 1993 елда башлангыч мәктәп-прогимназия буларак ачыла. 1996 елда гимназия итеп үзгәртелә. Драматург, Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллин тырышлыгы белән 2011 елда гимназия барлык уңайлыклары булган яңа бинага күченә.

Фатиха Аитова (Фатиха Габделвәли кызы Аитова (Яушева) (1866-1942) — хәйрияче, җәмәгать эшлеклесе, Казанда татар кызлары өчен үз акчасына дөньяви мәктәп ачучы һәм аның 1907-1918 еллардагы җитәкчесе. 

сылтама: Татар-Информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар