Логотип
Яңалыклар

Казандагы “Ярдәм” мәчете рамазан аен каршыларга әзерләнә

“Казандагы “Ярдәм” мәчете рамазанга әзерләнә. 5 июньдә кояш баегач, изге айларның берсе рамазан башлана, мөселманнар тәравих намазына җыела, хәтем чыгу, ягъни Коръәнне тулысынча уку оештырыла.
Матур гадәт буенча, быел да биредә "Рамазан чатыры" кунакчыллыгы белән яшен-картын үзенә җыяр дип ниятләнә. ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары - “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитов ачыклык керткәнчә, быел рамазан аенда мәчет янындагы мәйданда көн дә 1 мең кешегә исәпләнгән ифтар уздыру күздә тотыла, шуңа әзерлек эшләре бара.

Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге буларак танылган “Ярдәм” мәчете Казанда Серов ур., 4а адресы буенча урнашкан, Россиядә һәм БДБ илләрендә аның әлегә төрдәше юк.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар