Логотип
Яңалыклар

Казанда «Түбәтәй» манарасы төзиләр

 

Инвестицион проектлар дип сөйләшү соңгы ун елда иң күп яңгыраган сүзләрнең берседер, мөгаен. Дәүләт башлыгыбыз чит илгә сәфәр кылса да, аның төп максатларының берсе республикабызга инвестицияләр җәлеп итү белән дә бәйле булып чыга.

Телебез өчен чит сүз булса да, файдасы безнең өчен аның. Без дигәндә, республиканы, илебезне күздә тотыла.

Кичә Татарстан Республикасының Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина яңа инвестиция проектлары белән таныштырды. «Инвестицияләр кертү арта бара, һәм аның 37 процентын чит ил кертемнәре алып тора», – диде ул.

Якын арада тормышка ашырыласы проектларга килгәндә, аларның иң кызыклысы, мөгаен, «Түбәтәй Tower» проектыдыр. Ул түбәтәй рәвешендә салынган биек манара булачак. «Казан–Арена» янында төзеләчәк бу корылманың максаты туристларны җәлеп итү. Кафе-рестораннары, сувенирлар белән сәүдә итә торган кибетләре булган «Түбәтәй»нең йөзек кашы ролен 120 квадрат метрлы күзәтү мәйданы башкарачак. 300-350 миллион сумлык проект әлегә тикшерелә. Аның ничә метр биеклектә буласы да билгеле түгел. Чөнки Казан кирмәне буенда төзелүче биналарга карата билгеле бер таләпләр бар. Күзәтү мәйданының идәнен пыяладан ясау тәкъдиме дә булган, әлегә ул да хәл ителеп бетмәгән. Инвесторның мондый корылмалары башка илләрдә дә бар икән инде, мәсәлән Казакъстанда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар