Логотип
Яңалыклар

Казанда балалар өчен татар телендә беренче мюзикл куелачак.

12 майда «Әкият» балалар үзәгендә «Сак-Сок канатларының сере» дип исемләнгән мюзикл премьерасы узачак. Бу куелышта артистлар ролендә дә, тамашачылар булып та балалар катнашачак .
Мәдәни чара булудан тыш, бу мюзикл — балаларның иҗади сәләтләрен үстерү белән бергә милли татар традицияләрен саклауга юнәлтелгән проект.

Мюзиклның нигезендә «Сак-Сок» бәетеннән тамыр алган сюжет, ә спектакльгә музыканы махсус композитор Ильяс Камал язган. Әсәрдә халык зирәклеге һәм заманча музыка аһәңнәре бергә кушылган.

Куелышта катнашканнарның күбесе балалар, алар арасында М. Балакирев исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе укучылары. Спектакльнең музыкаль өлешен Илнар Фәйзетдинов җитәкчелегендәге «SFORZANDO» оркестры тәшкил итә. Мондый чаралар яшь буында татар теленә һәм сәнгатенә кызыксыну уята, дип саный оештыручылар, чөнки мюзикл һәм, гомумән, музыкаль театр бүгенге көндә иң актуаль юнәлешләрнең берсе. Актерлык, музыка, бию сәнгатләре «мюзикл» жанрында бик табигый кушыла һәм балаларның иҗади яктан үсүенә булышлык итә.

Проектның авторы — Казан консерваториясенең IV курс студенты Гүзәл Абаева, режиссер — Илгиз Разетдинов. Чараның партнерлары «Калеб» яңа буын җыены, Г.Кариев исемдәге театры һәм «Я — ДоброТворец» дип исемләнгән социаль-иҗади проект.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар