Логотип
Яңалыклар

Казан үзәгендә транспорт куеп тору урыннары бәясе 70 сумга җитәчәк

Казанда 1 марттан башлап шәһәр үзәгендә автомобиль куеп тору бәясе сәгатенә 70 сумга җитеп артачак. Бу хакта шәһәр җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Башкарма комитетның транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков хәбәр итте.

“Без башкарма комитетның машиналар күп куела торган шактый парковкада тарифлар арттыру һәм аз транспорт куела торганнарында бәяне киметү турында карар проектын әзерләдек. Ул тарифлар 2017 елның 1 мартыннан гамәлгә керәчәк. Автомобиль кую бәясе турындагы белешмә мәгълүмати щитларда биреләчәк”, – диде түрә.

Бүген Казан үзәгендә транспорт куеп калдыра торган шактый мәйданчыкны тулысынча диярлек (95-100 процент ) автотранспорт биләгән, барыннан да элек Нужин, Кави Нәҗми, Театр урамнарында, Ирек мәйданында шундый хәл күзәтелә. Аларда транспортның 1 сәгать торуы 70 сумга җитәчәк.

“Бәя күтәрелүе озак вакытка автотранспортын калдыручы машина хуҗалары санын киметәчәк, шуңа күрә машина кую урыннарында автомобильләр ешрак алышыначак, ягъни мәйданчыклар мобильрәк режимда эшләячәк. Машина кую урыннарының тулыланышы 80-85 процентка якынлашуына карап, аларда бәяне арттыру мәсьәләсе калкып чыгачак”, – диде Айдар Абдулхаков.

Шул ук вакытта Худяков, Нариманов, Камал урамнарындагы машина кую урыннарында бәяләр төшәчәк.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар