Логотип
Яңалыклар

Казан волейбол буенча дөнья чемпионаты узачак шәһәрләр исемлегенә керде

Чемпионат 26 августтан 11 сентябрьгә кадәр Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, Екатеринбург, Казан, Красноярск, Новосибирск һәм Уфада узачак.
Халыкара волейбол федерациясе ир-ат командалары арасында волейбол буенча 2022 елгы дөнья чемпионаты матчлары узачак шәһәрләр исемлеген раслады. Болар - Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, Екатеринбург, Казан, Красноярск, Новосибирск һәм Уфа. Бу турыда Бөтенроссия волейбол федерациясе матбугат хезмәтенә сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итте.

«Матчлар Казанда кайсы урында узасы билгеле түгел. Безнең Волейбол үзәге, Баскет-холл һәм «Татнефть Арена» бар. Безне бөтен дөньядан күпләгән волейбол сөючеләрне җыйган тамаша көтә. Безнең җыелма команда составында Татарстан мәктәбе укучылары да катнашыр дип өметләнәм», — дип хәбәр итте «Татар-информ»га Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов.

24 җыелма команда чыгыш ясаячак турнир 26 августтан 11 сентябрьгә кадәр узачак. Беренче этапта командалар һәрберсендә дүртәр җыелма команда буенча алты төркемгә бүленәчәк.

Икенче этапка 16 команда чыга: һәр группадан ике иң көчлеләр һәм иң яхшы өстәмә күрсәткечләр белән өченче урынны алган дүртәр җыелма команда. Әлеге 16 команда һәрберсендә дүртәр җыелма команда буенча дүрт төркемне тәшкил итәчәк.

Өченче раундка («Алтылык финалы») әлеге төркемнәрнең җиңүчеләре һәм иң яхшы өстәмә күрсәткечләр белән икенче урыннарны алган тагын ике команда чыгачак. Өченче төркем раундында бүләкләр өчен көрәшне дәвам итүче алты команда ике өчлеккә бүленә, ике иң яхшы җыелма команда ярымфиналга чыга.

Дөнья чемпионатының хәлиткеч стадиясендә ярымфиналлар (10 сентябрьдә), өченче урын өчен матч һәм финал (11 сентябрьдә) узачак.
Фото: архив/Ильнар Тухбатов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Голнур жаным,Аллах рэхмэтлэре яусын сина,шундый матур шигырь язгансын Хэниябезгэ! Буген зиратка барып ак чэчэклэр куеп,Корьэн укып кайттым,Хэниябезгэ, ике ак хорезантема синен исемнэн куйдым, Голнур,шигырен белэн бергэ Хэникэйебез рухына дога булып ирешсеннэр,узенэ Аллам саулык,коч куэт,унышлар гел юлдашын итсен!Эмин!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик зур рэхмэт сезгэ! Хэнияне сагынып елый-елый укыдым. Аны яраткан тамашачылары булганда УЛ ХЭНИЯБЕЗ мэн,ге яшэячэк узенен, мон, , ж,ырлары белэн!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Шигъри дога булып барсын, Гөлнур бу иҗади җимешең. Гөлнур рәхмәт, башкаларнң да исләренә төшергәнең өчен. Бу шигырь Хәнияне искә алу белән беррәттән, үзебезнең газизләребезне дә хәтеребездә яңартып, дога кылырга дла этәрә.

        Хәзер укыйлар