“Казан егетләре” ишәйгән: төркемдә дүртенче егет бар

“Казан егетләре” төркеме моңа кадәр трио форматында эшләде. Айдар Әгъләмов, Илнат Фәрхуллин, Фәнил Фәйзуллин тамашачылар күңеленә кереп урнашты.

 

Бер ай элек төркемдә яңа егет барлыкка килгән. Ул – баянчы Айнур Латыйпов.


– Ел ярым буе үзебезгә туры килердәй баянчы эзләдек, – ди егетләр. – Айнур шундый. Үзе җырлый, үзе бии, үзе уйный. Ул кубыз, курай, тальян, хромка кебек уен коралларында сыздырта гына. Әле безгә кушылганына бер генә ай. Шул кыска вакыт эчендә программаны тулысынча үзләштерде. Бик гади егет. Бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Айнур тамашачы белән дә җиңел аралаша. Студия җене аңа да кагылды. Хәзер ул да көне-төне шунда кайнаша. Концерт барышында үзенең аерым чыгышлары бар. Шул вакытта әбиләр аңа кушылып биергә чыга.

 

Айнур – Татарстанның Кукмара районы Зур Сәрдек авылы егете. “Татар моңы” конкурсы лауреаты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында белем ала. Быел диплом елы.

 

Составларында баянчы булгач, “Казан егетләре” киләсе елга концерт программасын да баетырга уйлый.

 

– Безнең тыңлаучылар урта яшьләрдәге халык. Алар гармунга кушылып җырлауга сусаган. Шуңа күрә программаның тулы бер өлешен халык җырларына багышларга уйлыйбыз. Анда микрофонсыз, тере тавышка халыкның яраткан көйләрен җырлаячакбыз. Тамашачы да рәхәтләнеп кушыла ала, – ди егетләр.

 

 

“Казан егетләре”нең Кукмара егете өйләнмәгән. Ул килгәч, Айдарны бәхет баскан. Чөнки “буйдак” ярлыгын икегә бүләргә туры киләчәк. Дөрес, Айнурга әле 20 генә яшь.

чыганак: http://intertat.ru/tt

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
    7329
    1
    104
  • Хәшәрәт – Әни, без Фәридә белән өйләнешергә булдык. Син каршы түгелсең бит, әйеме? Зөлфия, улының бу хәбәренә күптән әзер булса да, каушап калды. Бу минутта теленнән нинди генә сүз төшсә дә, ничектер урынсыз, ялгыш булыр кебек тоелды.
    5300
    1
    87
  • Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
    4614
    4
    74
  • Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык. 
    12822
    4
    65
  • Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!» Вәсилә Фәттахова арабыздан киткәнгә бүген 5 ел. «Әнисез 5 ел. (31.12.1979-26.01.2016)» дип язган бүген төнлә ире Илгиз үзенең инстаграмдагы битенә. Без яраткан җырчысыз калсак, ире Илгиз сөекле хатынсыз, балалары Кәрим белән Камилә әнисез калды. Вәсиләсез тормыш, җырчыга багышланган китап, тормыш турында уйнанулар Илгиз Әбдрәкыйпов белән әңгәмәдә. 
    23250
    2
    48
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 25 февраль 2021 - 18:08
    Без имени
    Урыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .
    Язмыш җиле
  • 25 февраль 2021 - 19:23
    Без имени
    Мило
    «Әни, син мине әллә Парижда дип беләсеңме?!»
  • 25 февраль 2021 - 05:31
    Без имени
    Бик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.
     Тукталыш
  • 24 февраль 2021 - 11:47
    Без имени
    Еладым….
    Вәгъдә йөзеге
  • 24 февраль 2021 - 11:48
    Без имени
    Хэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган
    «Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
Реклама
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...