Логотип
Яңалыклар

Казан белән Прага арасында һава юлы бүгеннән гамәлдә

Чехиягә Казаннан туры рейслар соңгы 3 елда бөтенләй башкарылмаган


Бүгеннән Прагадан Казанга һәм кире Прагага авиарейслар гамәлгә керә. Атнага ике тапкыр Чехияның “Czech Airlines” компаниясе Татарстан башкаласына һәм кире рейслар ясаячак. Авиакомпания Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Самара, Ростов-на-Дону, Уфа калаларына да рейсларны гамәлгә кертә. Казаннан Прагага һәм кире Казанга очу 21,9 мең сум торачак, Прагага очу исә — 10 мең.

Бу хакта бүген “Татар-информ” уздырган матбугат конференциясендә хәбәр ителде. Журналистлар белән очрашуда Чехия Республикасының РФдагы Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле вәкиле Владимир Ремек, "Чехия аэролинияләре" АКнең Россия һәм БДБдагы вәкиллеге төбәк директоры Йиржи Свобода, ТРның туристлык буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова, "Казан" халыкара аэропортының стратегик үсеш буенча директоры Вероника Акташева, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров катнашты.

Владимир Ремек билгеләп үткәнчә, Чехия Республикасы Россия һәм аның субъектлары белән дистәләп килешү төзелгән. Татарстан белән төзелгән килешү исә − иң саллыларының берсе. “Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый рейслар ачылу кешеләрнең аралашу активлыгын үстерә. Бу туристик кына түгел, ә рәсми сәфәрләргә дә кагыла”, - диде ул һәм әлеге рейста кешеләрне тагын да якынайтыр дигән ышанычын белдерде.

Йиржи Свобода сүзләренчә, ул хезмәт куя торган авиакомпания оешуга быел 93 ел тула. Сентябрь аенда Прагадан Россиягә беренче рейс җибәрелүгә 80 ел була. Йиржи Свобода хәбәр итүенчә, Казанга беренче рейс бүген төнлә — 2.10 башкарылган һәм Казаннан очкыч кире Прагага очу өчен сәгать 3.35 тә һавага күтәрелгән. Чехиядән Казанга 120 пассажир килгән һәм 126 пассажир Прагага очкан. “Рейс атнага ике тапкыр — дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә гамәлдә булачак. Дүшәмбе очкыч Казаннан 3.35 тә кузгалып, Вацлава Гавел исемендәге аэропортка сәгать 06.15 кә төшәчәк. Кире рейс исә чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак. Очкычлар Прагадан 22.05 тә кузгалып, Казанда 2.40 та җиргә утырачак”, - диде ул. Рейслар “Airbus-319” заманча реактив очкычы белән гамәлгә ашырыла. Анда бизнес-класслы 8 һәм эконом-класслы 132 урын бар. Билетларны исә барлык сату каналлары аша алырга мөмкин була.

Моннан тыш, "Чехия аэролинияләре" АКнең Россия һәм БДБдагы вәкиллегенең төбәк директоры хәбәр иткәнчә, “Җәен бергәләп” акциясе кысаларында, билетларны 20 процентка кадәр ташлама белән сатып алырга мөмкин. Моннан тыш, студентлар өчен 15, балалар өчен 25 процент ташламалар каралган.

“Чехия — россиялеләр өчен икътисади яктан иң кулай булган илләрнең берсе. Ял итү өчен дә анда күп мөмкинлекләр тудырылган. Бүгенге рейс вакытында очкычның тулысынча диярлек тулы булуы рейска карата ихтыяҗны күрсәтә. Рейс Чехиягә генә түгел, ә башка илләргә дә сәяхәт кылу мөмкинлеге тудыра. Бу исә, үз чиратында, Татарстан Республикасына туристларны җәлеп итәргә ярдәм итәчәк”, - дип белдерде Екатерина Андреева. Ул шулай ук “Россиянең өч башкаласы” маршруты мөмкинлекләреннән тулысынча файдаланырга омтылачакларын да ассызыклады.

Алексей Сидоров сүзләренчә, Казаннан Чехиягә туры авиарейслар 2010 елдан 2013 елга кадәр гамәлдә ашырылган, әмма соңгы 3 елда мондый рейслар ясау мөмкинлеге булмаган. “Хәзерге вакытта Чехия һәм безнең республика арасында икътисади элемтәләр үсеш кичерә һәм бу юнәлеш безнең өчен, һәрвакыттагыча, мөһим булуып кала бирә”, - диде ул.

Вероника Акташева шундый авыр вакытларда да, икътисади һәм сәяси шартларга карамастан, “Казан" халыкара аэропортының төрле юнәлештә эш алып баруын, узган елдагы күрсәткечләрне сакларга тырышачакларын билгеләп үтте. 
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар