Логотип
Яңалыклар

Казан, балалар белән җәйге ял өчен, популяр шәһәрләр Топ-3 нә кергән

Җәй гаилә белән иң арзан ял Россиядә КавМинВодада, анда балалар белән бер тәүлек яшәү 2,7 мең сумга төшәчәк


Казан балалар белән җәйге ял өчен популяр шәһәрләр Топ-3 нә кергән.
Travel.ru туристлык сервисы балалар белән сәфәрләр өчен иң популяр җәйге юнәлешләрне билгеләде. Рейтинг агымдагы елның 1 июненнән 31 августына кадәр балалар белән яшәү өчен кунакханәләрне броньлау мәгълүматларына нигезләнеп төзелгән.
“Россия буенча балалар белән сәяхәт итүләр саны узган ел белән чагыштырганда чирек өлешкә арткан. Краснодар крае курортлары балалар белән ял итү популярлыгы буенча Кырым курортларыннан өстен, әмма Кырымда балалар белән ял итү, Кубаньга караганда, 20 процентка арзанрак”, - дип билгеләп үтте Travel.ru коммуникацияләр буенча директоры Яков Садчиков.
Балалар белән җәйге ял өчен Россия шәһәрләренең беренче унлыгына шулай ук Санкт-Петербург, Мәскәү, Вологда, Түбән Новгород, Бөек Новгород, Ярославль, Ростов-на-Дону, Кострома һәм Сергиев Посад кергән.
Казанда балалы туристлар кунакханәләрдә уртача 4 көнгә туктала һәм яшәү өчен тәүлегенә 3,2 мең чамасы сарыф итәчәкләр.
Гаилә белән ял итү өчен Россиянең популяр курортлары Топ-10 на Сочи, Ялта, Анапа, Геленджик, Алушта, Феодосия, Ейск, Евпатория, Новороссийск һәм Светлогорск кергән.
Җәй гаилә белән иң арзан ял Россиядә КавМинВодада, анда балалар белән бер тәүлек яшәү 2,7 мең сумга төшәчәк, ә иң кыйммәтлесе – Мәскәү өлкәсендә (тәүлегенә 4,5 мең сумнан артык). Балалар белән ял итү өчен кыйммәт булмаган Кырым курорты – Судак (тәүлегенә 2 мең сум). Балалар белән иң озак сәфәр Анапага, уртача 13 көнгә планлаштырылган.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар