Камил Исхаков Татарстан Президентының ярдәмчесе итеп билгеләнде

Камил Исхаков Татарстан Президентының ярдәмчесе итеп билгеләнде. Бу хакта тиешле карарны Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Камил Исхаков Болгар ислам академиясен оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк. Татарстан Президенты "Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Мәрьям Ана иконасы чиркәвен торгызу турында"гы УП-1066 номерлы Указга 2015 елның 4 ноябрендә кул куйган иде.

Мәгълүм булганча, Камил Исхаков 1989-2005 елларда Казан шәһәре башлыгы булып эшләде. Аннан соң 2007 елга кадәр Россия Президентының Ерак Көнчыгыш федераль округындагы вәкаләтле вәкиле булып, 2008 елда – Россиянең Ерак Көнчыгыш һәм Байкал аръягы буенча төбәк үсеш миинистры урынбасары булып эшләде.

2008-2011 елларда Җиддәдә “Ислам конференциясе” оешмасында Россиянең даими вәкиле (2011 елдан соң – Ислам хезмәттәшлек оешмасы) булып хезмәт итте.

Камил Исхаков Казанның мөселман җәмәгатьчелеге тормышында актив катнаша, “Казан нуры” мәчете мәхәлләсе советы рәисе булып тора.


чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син минем балам! – Нихәл, улым! – Айдар Фидаилевич ак биләүдәге бәбине күтәреп, битенә үк терәде. Үз гомерендәге иң шатлыклы көне бүген аның! – Рәхмәт сезгә, Ләйлә! Бу бәхетне бүләк иткәнегез өчен. – Ир баланы күтәргән килеш Ләйләгә борылды. Хатын елый иде. Башта яшерен генә тамган күз яшьләре тора-бара тоташ үксүгә әверелде.  – Ай-дар... Фи-даи-левич... ба-ла-ны бир-мим... Бирә... ал-мыйм... – Ләйләнең бу сүзләре иңрәү булып чыкты. 
    10995
    5
    139
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    6674
    1
    87
  • 7721
    2
    52
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    8742
    1
    48
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 сентябрь 2020 - 14:51
    Без имени
    Рэхмэт,бик авыр Хэл,бала хэсрэте аллахым курсэтмэ.Дэвамен кэтеп калам.
    Күз яше ачы була
  • 22 сентябрь 2020 - 18:56
    Без имени
    Бик ошады. Аллахыбыз бала хэсерэте курергэ язмасын ,кургэннэргэ сабырлык бирсен. Дэвамы кайчан булыр икэн?
    Күз яше ачы була
  • 22 сентябрь 2020 - 22:28
    Без имени
    Килешәм. Ирләргә геройлык эшләргә мөмкинлекләр бетеп бара. 😉
    Бүген бала көткән яшь хатыннар ризык дип төрләнәме?
  • 23 сентябрь 2020 - 07:53
    Без имени
    Мондый Ир элэксэ бик эйбэт эле,
    ​Мин хуҗабикәне сайлыйм
  • 21 сентябрь 2020 - 21:33
    Без имени
    Нэкь шундый дип куз алдына китергэн идем.Ошыйсын Син мина Золфэт,кеше буларак,ир-ат буларак.Сойлэвеннэн ук эйтмэсэн дэ хатынны да балаларынны да яратуын сизелеп тора.Шундый гаилэлэр кубрэк булсын иде.Молодец!!!
    ​Мин хуҗабикәне сайлыйм
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...