Логотип
Яңалыклар

Камал театры оркестры Казан аэропортында Салих Сәйдәшев көе белән пассажирларны каршылады

Театр легендар "Зәңгәр шәл" спектакленнән күренеш белән 112нче сезоны ачылу уңаеннан аэропортта флэшмоб оештырды.
 

Камал театры труппасы – унике яшь артист һәм оркестрның унөч музыканты театр артисты Казан аэропортында Салих Сәйдәшев көен уйнап һәм җыр-бию белән яшь артист Ришат Әхмәдуллинны каршы алды. Ришат Әхмәдуллин да чемоданын куеп артистларга кушылды. Оркестр белән аның дирижеры Фоат Әбүбәкеров җитәкчелек итте. Каршылаучылар арасында театрның танылган яшь артистлары Раил Шәмсуаров, Алмаз Гәрәев, Алмаз Сабирҗановлар бар иде.

Казан аэропортындагы бу тамаша – театрның “визит карточкасы” булган “Зәңгәр шәл” спектакленнән Булатны каршы алу күренеше иде. Ришат Әхмәдуллин – театрның чираттагы Булаты, бу рольне Азат Аббасов, Мәсгут Имашев, Наил Әюпов, Әсхәт Хисмәт, Рамил Төхфәтуллиннардан соң лаеклы дәвам итүче яшь артист.

Флэшмоб в Казанском аэропорту

Ә театрның аэропортка килүе – татар театры үткәргән чираттагы флэшмоб иде. Камал театры пиар-хезмәте аны яңа сезон ачылу уңаеннан оештырды.

Театрның Матбугат үзәге җитәкчесе, маркетинг һәм PR буенча директор урынбасары Илшат Латыйпов төрле флэшмобларны трамвайда да, метро да үткәрүләрен искә төшерә. “Ул үз нәтиҗәләрен бирә. Күрәсезме, аны күпме пассажир һәм аларны каршы алучылар телефоннарына төшерде. Бу видеокадрлар һәм фотолар социаль челтәрләр аша таралачак”, - ди ул.

Флэшмоб в Казанском аэропорту

Илшат мондый флэшмобларны оештыруның зур кыенлыклар тудырмавын әйтә. Театрның бу теләгенә аэропорт җитәкчелеге дә, метрополитен җитәкчелеге дә каршы килмәгән.

Артистлар да мондый акцияләрнең кирәклеген аңлый. Әлбәттә, көтелмәгән урыннарда образга керүнең авыррак булуын да билгеләп үтәләр.

Флэшмоб в Казанском аэропорту

Искәртеп үтәбез, 6 октябрьдә легендар "Зәңгәр шәл" спектакле белән Камал театры яңа 112нче сезонын ача.

Илшат Латыйпов сүзләренә караганда, сезон ачылышына инде билетлар калмаган. 



сылтама: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/26/149033/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар