​IV Республикакүләм «Энҗе» кул эшләре фестивале була

30 май көнне 13.00-16.00 сәгатьләрдә «Прогресс» яшьләр үзәге, «Ярдәм» фонды белән берлектә, IV Республикакүләм «Энҗе» кул эшләре фестивален уздыра. Казанның Каюм Насыйри урамындагы ТАТАР ИНН Резиденциясендә булачак чараның максаты – яшьләр арасында татар халкының кул эшләре үрнәкләрен таныту һәм саклау.

Конкурста катнашучы кызлар Татарстанның төрле төбәкләреннән, кул эшләре исә төрледән-төрле юнәлештә булачак: чигү, бәйләү, кулдан ясалган чәчәкләр, коллажлардан алып топиарий, агачка рәсем төшерү һәм башка кызыклы һәм заманча вариантларга кадәр. «Энҗе» фестивале конкурсы эшләрен исә Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сынлы сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре кандидаты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рауза Солтанова рәислегендәге жюри бәяли, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырыла. Шулай ук оештыручылар «Халык мәхәббәте» һәм «Социаль челтәрләрдә иң күп лайк җыючы» номинацияләрен билгели.

Шулай ук фестиваль вакытында «Диван» коворкингы балалар һәм әти-әниләр өчен зур бәйрәм оештыра.

Сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/05/21/109612/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    7944
    1
    104
  • 8537
    2
    57
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    9559
    1
    54
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...