Логотип
Яңалыклар

Ирек Сабиров вафат

Чиләбе татар конгрессы бүген бик авыр хәбәр җиткерде.

Чиләбе татар конгрессы бүген бик авыр хәбәр җиткерде.

Шагыйрь Ирек Нәгыйм улы Сабиров вафат.

Гел көтмәгәндә... «Без әле үзебез дә бу хәбәргә ышана алмыйбыз. Барысы да бик тиз булды», – диләр.
Ирек абый – Биектау районының Мәмдәл авылы егете. Әмма аның бөтен тормышы Чиләбе белән бәйле. 
Шигъри җанлы, нечкә күңелле булса да, Ирек Нәгыйм улы Чиләбе өлкәсендә шактый җаваплы вазыйфалар биләде. Яманъелга шәһәр башлыгының башта социаль-мәдәни үсеш буенча, аннан икътисад,  сәүдә һәм инвестиция мәсьәләләре буенча урынбасар булып эшләде. Зауральский шәһәренең башлыгы булып торды.
Чиләбе өлкәсендәге татарларны оештыручы, берләштерүче милли җанлы шәхесләребезең берсе дә ул. 
Туксанынчы еллар башында, шагыйрә Салисә Гәрәевалар белән бергә ул өлкәдә татар телендә «Дуслык» газетасын чыгара башлауны оештыра. Берара бу газетаның баш мөхәррире вазыйфасын да үти. 
2004 елдан башлап Ирек Сабиров Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе урынбасары вазыйфасын башкарды. Конгресс рәисе Лена ханым Колесникова аны үзенең уң кулы дип саный иде. 
Ирек абый 2002 елдан башлап Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булды. 2003 елда аны Россия Язучылар берлегенә дә әгъза итеп алдылар. Аның туган якка мәхәббәт, сагыну белән тулы шигырьләре безнең «Сөембикә» журналында да бер тапкыр гына басылмады.  Бүген дә редакция почтасында аның яңа шигырьләр тупланмасы ята. 
Бу фоторәсемен дә Казанда соңгы очрашуыбызда редакциябез фотографы төшереп алган иде. Махсус «Сөембикә» өчен. Озаклап сөйләшеп утырып, «Егет солтаны» рубрикасында аның турында язма әзерләргә ниятләгән идек... Өлгермәдек...
Якыннарының, туганнарының, дусларының авыр кайгысын уртаклашабыз. 
Бәхил булыгыз, Ирек абый... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар