Логотип
Яңалыклар

Ингушетиядә Минтимер Шәймиев урамы ачыла

1-3 апрельдә Ингушетия Республикасында Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре узачак.

Чара кысаларында 2 апрель көнне Назраньда Татарстан Республикасының беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев урамы ачылачак. Ингушетия мәдәният министрлыгы вәкилләре хәбәр иткәнчә, шәһәрнең бер урамына Шәймиев исемен бирү фикере Назрань мэры Алихан Тумгоев тарафыннан әйтелгән, аннары аны республика башлыгы Юныс-Бәк Евкуров та хуплаган. Ингушетия Минтимер Шәймиевның ике республиканың тугандаш халыклары арасында дуслыкны ныгытуда һәм күпьеллык сәяси һәм иҗтимагый эшчәнлектәге казанышларын югары бәяли.  2007 елда Минтимер Шәймиев Ингушетиянең югары бүләге - «Казанышлар өчен» ордены белән дә бүләкләнгән иде.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/03/31/107911/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар