Логотип
Яңалыклар

Илназ Галәвиевнең әнисе: «Берни белмәдем...»

175 мәктәптә фаҗига ясаган Илназ Галәвиевнең әнисе улының коточкыч адымы хакында аңлатма биргән. 

175 мәктәптә фаҗига ясаган Илназ Галәвиевнең әнисе улының коточкыч адымы хакында аңлатма биргән. 

Төрле чыганаклар хәбәр иткәнчә, улының нәрсә эшләргә әзерләнгәне хакында ул берни белмәгән. Өйгә мылтык күтәреп кайткан улыннан, шикләнеп, нәрсәгә кирәк булуы хакында сораган. Өйдә корал тотуга каршы булса да, әни кеше улын тыңлата алмаган. «Кысылма, ауга чыгарга әзерләнәм», – дип кенә җавап биргән  Илназ. 

Улының корал саклау өчен лицензия алуы хакында да белгән әнисе.  Хәзерге вакытта шок кичерәм, дип хәбәр итә әни кеше. Саперлар үз эшен тәмамламыйча, өенә дә керергә дә рөхсәт ителми аңа. 

Илназ Галәвиев кулга алынды һәм аңа җинаять эше кузгатылды.

Соңгы мәгълүматларга караганда 31 кеше яраланган, тугыз кеше һәлак булган. Бүген Казан торрорчы кулыннан гомерләре өзелгәннәр белән хушлашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мәктаптан ерак булмаган фатирда үзе генә яшәгән дип язылган бит. Төрле җирдә төрлечә.

    • аватар Без имени

      0

      0

      энисе бер кабатта охотага бармаган малайны нинди охотага бара ник кызыксынмаган.

      Хәзер укыйлар