Логотип
Яңалыклар

Игорь Баринов "Төркиләр алтыны" яшьләр форумын ябу тантанасында Тукай шигырен укыды

Казанда узган "Төркиләр алтыны" II Бөтенроссия яшьләр форумы тәмам. Бүген чараны ябу тантанасында мәртәбәле кунаклар буларак Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясенең Милләт эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башкалар катнашты.

Церемония закрытия Всероссийского форума тюркской молодежи “Золото тюрков”

Игорь Баринов форум делегатлары белән кичә очрашканын искәртте. “Кичәге очрашу тирән тәэсирләр калдырды. Сезнең белән сөйләшкән кебек күптән шулай ихлас сөйләшкән юк иде”, - диде ул. Федераль агентлык җитәкчесе яшьләрне күргәнче үк алар турында җылы сүзләр ишеткәнен әйтте. “Без әле бер-беребезне күрмәдек тә, ә миңа инде җомгадан ук “яшьләр шәп, бик талантлылар, матурлар, мавыгучан, кызыксынучан” дип шалтыраттылар. Безнең белән очрашуга кадәр сезгә йокы эләкмәгәндер дә, әмма барыбер кәефегез күтәренке иде, менә шул уңай заряд тирән эз, хис-кичереш калдырды. Сезгә моның өчен зур рәхмәт!” – дип белдерде.

Церемония закрытия Всероссийского форума тюркской молодежи “Золото тюрков”

Игорь Баринов форумның шәп узуын, икенче тапкыр үткәрелсә дә, федераль агентлык тарафыннан тәүге мәртәбә оештырылуын билгеләп үтте. “Киләсе елга тагын да кызыклырак, нәтиҗәлерәк итәрбез дип уйлыйм”, - диде ул.

Церемония закрытия Всероссийского форума тюркской молодежи “Золото тюрков”

Игорь Баринов чыгышын Габдулла Тукайның рус теленә тәрҗемә ителгән “Аң” шигыре белән дәвам итте. “Душою мы были чисты, была наша вера светла, Но слепы мы были еще, с лица еще грязь не сошла. Поэтому мы отличить друзей от врагов не могли, Нам часто казался шайтан достойнейшим сыном земли. Без умысла каждый из нас иной раз дурное творил, Пусть к своду восьмому небес откроет нам путь Джабраил. Друзья, как бы ни было там — навеки развеялась тьма. За дело! Нам ясность нужна: глаз ясность и ясность ума”. 100 елдан артык элек язган, ә бүгенге көн турында язылган диярсең!” – диде Баринов. Зал алкышлар белән хуплады.

Церемония закрытия Всероссийского форума тюркской молодежи “Золото тюрков”

Церемония закрытия Всероссийского форума тюркской молодежи “Золото тюрков”

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/09/149920/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар