Логотип
Яңалыклар

Җиде көнлек марафон уңышлы тәмамланды

Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча илкүләм тавыш бирү төгәлләнде. Татарстан халкының 79,68 проценты сайлау участокларына үз фикерен әйтергә килгән. Республика Парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин сайлауларны югары дәрәҗәдә үтте дип бәйләде.

 Беренчел нәтиҗәләр билгеле. Татарстан халкының 82,81 проценты кертеләчәк төзәтмәләрне хуплаган. 16,61проценты  каршы булган.  Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итүенчә, 1 июльгә кадәр  сайлаучыларның 69,85 проценты тавыш биргән.  Быел пандемия сәбәпле  сайлаулар өчен махсус урыннарда оештырылды.  Өй яны территорияләрендә автобусларда, шатерларда  150 мең кеше тавышын биргән.  Рәис  Чирмешән, Кайбыч, Апас, Актаныш, КамаТамагы районнары халкының үтә дә актив катнашуын билгеләп узды. Сайлау вакытында  канун бозулар теркәлмәгән. Барлык саклану чаралары җиткән. «Сыйфатлы эш башкарылды», – диде Андрей Кодратьев.

Республика матбугат үзәгенә журналистлар белән очрашуга килгән Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин дә канәгать калуын әйтте. «Битараф булмаган кешеләр күп», – дип белдерде ул. «Төзәтмәләр –  халык өчен. Үзгәрешләр халык мәнфәгатьләрен кайгыртып кертелә. Президент үз вәкаләтләре белән дә бүлеште. Болар барысы да  кызыксыну уятты», — диде Дәүләт Советы рәисе. 
 
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар