Логотип
Яңалыклар

Иң күңелле мизгелләр

Сайтыбыздагы «Иң бәхетле чагым» фотоконкурсына йомгак ясап, җиңүчеләребезне игълан иткән идек инде. Хәзер менә бәйгебезнең иң күңелле өлешенә – вәгъдә ителгән бүләкләрне тапшыру этабына да җиттек. Кызганыч, котлау тантанасына кызларыбызның барысын да беркөнне җыеп кына булмады. Ни хәл итәсең, җәй яллар чоры. Шуңа да, кемнең кайчан вакыты була, бүләкне шул чагында тапшырырбыз дигән идек. Бүген менә редакциябездә кунак бар – кызыксындыру бүләгенә лаек булган Алинә Имамиева Алексеевскидан үзе килә алмаса да, бертуган сеңлесе Гөлинәне җибәргән. Хәтерләсәгез, конкурста ул үзенең кырда – арышлар арасында төшкән фотосы белән катнашкан иде. Истәлеккә калсын әле дип, Чистайга кадәр барып, махсус төшкән фото булган икән ул. Конкурсның баштагырак мәлләрендә Алинә гел беренче урында барды. Сеңлесе Гөлинә әйтүе буенча, Алинә өчен барлык дуслары, авылдашлары, Казанда бергә эшләгән хезмәттәшләре, алар укыган мәктәп коллективы тавыш биргән. «Авылда интернет гел генә булып та тормый, апам һәр иртәдә миңа шалтыратып, бүген сайтка кереп карадыңмы, дусларыңа да әйттеңме, дип кызыксынып торды», – ди Гөлинә.

Алинә дә, Гөлинә дә «Сөембикә» журналын балачакларыннан ук яратып укыйлар. Гөлинә үзенә бигрәк тә шигърият сәхифәсенең ошавын, журналда басылган шигырьләрне ятлап, бәйрәм кичәләрендә сөйләвен әйтеп куандырды. «Сөембикә»не яшьләрнең дә яратып укуы, фикерләре белән уртаклашуы, әлбәттә, куаныч безнең өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар