Логотип
Яңалыклар

Җиңү диктанты язабызмы? 

3 сентябрьдә Иртәгә «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» федераль проекты кысаларында  тарихи диктант язачаклар. Анда теләгән һәр кеше катнаша ала. 


3 сентябрьдә  «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» федераль проекты кысаларында  тарихи диктант язачаклар. Анда теләгән һәр кеше катнаша ала. 


Диктант язуның төп максаты – тарихи белемнәрне сынап карау, кешеләрнең игътибарын тарихны өйрәнүгә җәлеп итү. Әлеге проект 2019 елдан бирле үтә. Ел саен катнашучылар саны арта бара. Быел әлеге акциягә онлайн да, оффлайн да кушылырга мөмкин. Татарстанлылар үз белемнәрен 160 мәйданчыкта тикшерә ала, шуларның 16 сы – ябык мәйданнар.


 Диктант тест формасында уза. Халыкара тарихи диктант Икенче Бөтендөнья сугышындагы вакыйгаларга бәйле 25 сораудан гыйбарәт. «Җиңү диктанты»нда иң күп балл җыючылар югары уку йортына кергәндә берникадәр ташламага дәгъва итә ала. Шулай ук алар Мәскәүдә үтүче Җиңү парадына чакыру ала.
Диктант язуда катнашу өчен үзеңә уңайлы урынны сайлап, Җиңү диктанты нокта РФ сайтында теркәлергә кирәк. Диктант язу сәгать икедә башлана.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар