Логотип
Яңалыклар

Гази Заһитовка һәйкәл

Казанда Җиңү паркында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Совет солдаты һәйкәле ачылды.

9,5 метрлы яңа һәйкәл образы – 1945 елның 30 апрелендә Рейхстаг түбәсенә Кызыл Байрак кадаган татар Гази Заһитов. «Бу һәйкәл Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык татарстанлылар өчен. Сугышка киткән 700 мең кешенең һәр икенче кешесе  Ватан өчен көрәштә һәлак булган. Алар турында хәтер йөрәкләрдә мәңге сакланыр», – дип белдерде тантана вакытында Президент. Ул бөтен  ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә озын гомер теләде.


 Быел илдә эпидемиологик вазгыять начар булу сәбәпле, Җиңү бәйрәменә багышланган тантаналарда ветераннар онлайн рәвештә катнаша. Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов та шундый ук форматта тантанада иде. «Бу бөек бәхет озак елларга булсын», – дип теләген юллады. 


Тантанада Совет сугышчылары истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде. Ахырдан бергәләп «Ден Победы» җырын башкардылар,  дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.

 

Теги: Бөек Җиңү

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар