Фирзәр Мортазинның кызы Чулпан кая югалды? (видео)

«Туган көн гомер бәйрәме, туган көн изге көн ул» дип җырлаучы Чулпан Мортазинаны күпләрегез хәтерлидер. «Мин гаепле түгел», «Яраланган йөрәк» кебек хит җырлары белән тамашачыга танылган Чулпан көннәрдән бер көнне юкка чыкты. Танылган композитор Фирзәр Мортазинның кызына эстрада светофорының яшел утларын гына фаразлаучыларның өметен акламады. Ул инде сәхнә белән арасын тулысынча өзгән.


- Чулпан, син хәзер кайларда?

– Мәскәү өлкәсенең Королево шәһәрендә яшим. Бирегә 2008 елда кияүгә чыгу белән күченеп килдем. Хәзергесе вакытта декрет ялында өйдә утырам. Ике кызым бар. Алинәгә 8 яшь, Алисәгә 9 ай.

- Җырларың белән халыкка таныла башлагач кына эстраданы ташлап киткәнсең...

- Мин элек тә тормышымны эстрадага багышларга теләмәгән идем. Шуңа күрә, музыкаль белем алганнан соң, юридик факультетка укырга кердем. Аны тәмамлагач, юрист булып эшкә урнаштым. Җырлау минем өчен хобби гына иде. Әтигә рәхмәт, ул миңа халык күңеленә тиз үтеп керә алырдай җырлар язып бирде. Хәзер гаилә бәйрәмнәрендә якыннарым өчен генә җырлыйм.



- Мәскәүдә кайда эшлисең?

- Ракета-космос корпорациясендә юридик консультант вазыйфасын башкарам.

- Эстрадага кире кайту теләге юкмы?

- Юк. Әти баштарак кыстап караган иде. Хәзер инде үгетләүнең мәгънәсез икәнен аңлады.



- Чулпан, фамилияң урысча (Капитанова). Ирең белән дә таныштырып үт әле.

- Ирем Дмитрий исемле. Мин эшләгән оешмада ул да хезмәт куя. Департамент җитәкчесе вазыйфасын башкара. Аның белән 1998 елда ук таныштык. Аның әти-әнисе Буадан. Ул анда әби-бабасына кайтып йөри иде. Авылда дискотекада таныштык. Ике арада хатлар йөрде. Елга бер генә тапкыр, җәен генә күрешә идек бит. Шуннан соң дусларча гына аралаша башладык. Ара ераклыгы, сирәк күрешүләр хисләрне сүндерде. Бервакыт ул Казанга килде. Без кабат күрештек. Менә шунда ике арада яңа хисләр кабынды. Ул  гел шаяртып: «Миңа кияүгә чыгасыңмы?» дип сорый иде. Аллаһы Тәгаләнең «амин» сәгатенә туры килгән, күрәсең.

чыганак: http://intertat.ru/tt

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    8938
    10
    104
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    9026
    8
    73
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    4740
    4
    55
  • Сөеп, сөелеп яшисем килә-2 «Таһирә өстеннән жалу язганнар» дигән хәбәр авылда таралганга да бер айга якын вакыт үтте. Тегеләй дә, болай да дип тикшергәннән соң: «Фактлар ачыкланмады», дигән.
    5985
    2
    26
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан