Логотип
Яңалыклар

Дубай эшмәкәре бүләк өләшә: 5 планшет, 6 телефон

Инстаграмда 20 меңнән артык язылучысы булган  «Минем яраткан татар телем» сәхифәсе һәм аның «әнисе» Әлфия Бәдретдинова белән таныштырган идек инде сезне. Бүгенге көндә Әлфия Гарәп Әмирлекләрендә ял итә. Көнләшерлек бит, әй, отпуск кешенең! Яңа елны да шунда каршы алды ул. Дубайда Яңа ел дигән бәйрәм юк, анда халык мөселман календаре белән яши. Бары тик ял итәргә килгән туристлар гына эссе җәй илендә карлы Яңа елны каршылый икән.

 

– 31 декабрьдә Бурдж Халифадагы фейерверкны карарга бардык. Гиннеслар китабына кертелгән дип кызыктырдылар бит. Дубай – бик рәхәт шәһәр. Әлбәттә, тормыш итүнең үз авырлыклары бар инде. Әмма монда яши белеп, яшәү тәмен белеп яшисең, – дип канатланып сөйләде ул.

Әлфияне танышлары бал корты белән чагыштырырга ярата. Чөнки ул эшсез тора белми. Әнә бит, кояш астында кызынып, диңгездә рәхәтләнеп су кереп йөрисе урында, эш дип яна ул. Дөресрәге, эш тә түгел, җанына яткан кадерле шөгыле, газиз милләте турында уйлап яна.

Татар теленең кайтавазын диңгез ярларына ничек яңгыратырга? Җаен тапкан бит кыю татар кызы! Әлфия Дубайда яшәүче татар эшмәкәре Исмәгыйль Шәңгәрәев белән күрешкән.  Исмәгыйль әфәндене белмәүчеләр сирәктер.  Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә дөнья көтсә дә, Татарстан белән элемтәсе ныклы аның. Оренбургта туып, Мәскәүдә яшәп яткан җиреннән Дубайга күченгән Исмәгыйль Шәңгәрәев татар дөньясының үзәгендә кайный. Бүген ул – аягында нык басып торучы эшмәкәр.  Туризм белән шөгыльләнә,  күчемсез милек бизнесын җитәкли, ресторан  хуҗасы да ул.

Моннан тыш, аның менә дигән гаилә башлыгы булуын да әйтеп үтәргә кирәктер. Бик бай кеше ул. 11 баласы, 8 оныгы бар!

– Исмәгыйль абыйның эш буенча һәр минуты алдан бүленгән булса да, безнең белән очрашырга да вакыт тапты, – ди Әлфия. – Кич буе татар милләте, дөньяның һәр почмагына сибелеп яшәүче татар халкы, Казан татарлары турында оак сөйләшеп утырдык. Соңгы елларда яшьләрнең саф татар телендә аралашуы, милли бизәкләрнең киемнәргә күченүе, интернет сәхифәләрнең татарча булуы мине генә түгел, Исмәгыйль абыйны да нык куандыра икән. Шулай аралашып утырганда, кинәт кенә бер уй туды. Татар теленә карата мәхәббәт уяту, кызыксындыру өчен уртак бәйге игълан итәргә булдык. 21 февраль – Халыкара туган тел көне. Әлеге конкурс та шул нисбәтле оештырыла.



– Диңгез ярында яшисеңме, океан артындамы, кеше туган телен сакларга тырыша. Безнең өчен дә татар теле – балдан татлы тел, – ди Исмәгыйль абый.
    
Интернет киңлекләре көннән-көн зур мөмкинлекләр ача. Бүген әлеге челтәргә тоташу мөмкинлеге булмаучылар юк диярлек. Гарәп Әмирлекләрендә туган бәйгедә катнашу өчен дә төп шарт: интернет булу. Һи, ул кемдә юк инде, әйеме?

Оештыручылар татар теленә мәхәббәт аңлаткан видеоларның күп булуын фаразлый. Шуңа күрә җиңүчеләр дә өч урын белән генә түгел, 10 баскычта билгеләнәчәк. Ә бүләкләр һәркем кызыгырлык һәм бик саллы.
    
1 урын иясе берьюлы ике бүләккә: планшет һәм телефонга ия булачак. 2-5 урын яулаучыларны планшетлар көтә. Калган биш урын хуҗалары исә затлы телефоннар белән бүләкләнәчәк. Бәйгегә нәтиҗә 2017 елның 21 февраленнән соң ясалачак.

- Исмәгыйль абый бик юмарт.  Бүләкләрне дә мулдан әзерләгән. Аларның кайберләрен таныш-белешләр артыннан Казанга җибәрдем инде. Йә, самолетка кертмәсләр! Калганнарын шушы көннәрдә үзем белән алып кайтам, – ди Әлфия.

чыганак: http://intertat.ru/tt

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар