Логотип
Яңалыклар

Чирмешән районында 5 сайлау участогында сайлаулар электрон формада үтә

Чирмешән муниципаль районында исемлектә 15 меңләп кеше теркәлгән, дип хәбәр итә ТР ҮСК.

Биш участокта – Әмир, Урманасты Үтәмеше, Лагерка, Югары Кармалка һәм Казанка авылларында сайлаулар электрон формада үтә. Иске Котыш, Түбән Каменка һәм Иске Кади авыллары халкы өч сайлау бюллетеньнәре ала: биредә өстәмә рәвештә җирле үзидарә Советы депутатлары да сайлана.

Иң күп сайлаучылары булган участоклар шәһәрнең үзендә, аларның икесендә меңнән артык сайлаучы теркәлгән. Иң әз кеше булган сайлау участоклары Чумачка һәм Андреевка авылларында – аларда 100 һәм 84 сайлаучы теркәлгән.

чыганак - http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар