Логотип
Яңалыклар

​БӘЙРӘМЕБЕЗ БЕЛӘН!

Май ае безнең өчен аеруча кадерле ай ул! Алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчәктә, сиреньнәр, ландышлар күзне иркәли...1 Май, Җиңү бәйрәмнәре... Безгә балачактан якын үз бәйрәмебез булып калган пионерия туган көн...  Шундый көннәрдә Татарстан журналистлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – матбугат көнен билгеләп үтә. 19 майда гына түгел, атна буена төрле чаралар, конкурслар, җылы очрашулар үтә. Һәм аларга «Бәллүр каләм» фестивале нокта куя. 

«Бәллүр каләм безнең профессиянең символы ул. Бәллүр – үтә күренмәле, журналистиканың төп бурычы да дөньяны үтә күренмәле итү. Бәллүр уалучан да, саклап тотканны, игътибарлы булганны ярата. Безнең җәмгыятьтә сүз иреге дә әнә шундый хәлдә, аны саклап калырга кирәк. Менә шуңа күрә дә без конкурсыбызга «Бәллүр каләм – Хрустальное перо» дигән исем бирдек», – дигән иде кайчандыр Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республика журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова.  

«Бәллүр каләм» бүген дә каләмебезнең үткенлеген, уй-фикерләребезнең аклыгын, чисталыгын билгеләүче бизмән ул. Иң-иң лаеклылылар быел да «Бәллүр каләм»ле булды!
Безнең дә сөенечебез зур: «Сөембикә» журналы, «Татарстан Республикасында парклар һәм скверлар елы» дигән махсус проектта җиңүче дип табылды! Без булдырабыз!

Коллегаларыбызны ихластан котлыйбыз! Алар күп, бик күп! Әнә берсе! Бу көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтүче талантлы тележурналист, Татарстан журналистикасы легендасы Лия Заһидуллина өчен быелгы «Бәллүр каләм» сюрприз ясады: аңа Татарстан Президенты исеменнән автомобиль тапшырылды! Чиксез шатландык аның өчен! (Журналыбызның бәйрәм көннәрендә чыккан май саныннан да Лия ханым елмая! «Сөйкемле сөяк» язмасын укымый калмагыз!)

 Хөрмәтле ветераннарыбыз (Венера Ихсанова, Роза Туфитуллова, Марат Әмирханов, Саимә Ибраһимова, Филисә Хәкимова, Роза Камалетдинова, Әлмира Әдиатуллина, Зәлидә Әкбәрова, Рушания Камалова, Рәйсә Йосыпова, Әлифә Сафина, Руфия Галиева, Фәния Вәлиева, Газинур Хафизов... әнә никадәр күп безнекеләр!), сезне гел матур, җылы сүзләр белән генә искә аласы килә! Журналистикага тугры булырга сез өйрәттегез! Күңелебездән ак чәчәкләр, ак теләкләр юллыйбыз һәркайсыгызга! Барысы өчен дә рәхмәт!!!
Кадерле каләмдәшләр! Бәйрәмебез белән!     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар