Булачак эретеп-ябыштыручылар имтихан тота
Соңгы биш елда республикада «Яшь һөнәрчеләр» WorldSkills хәрәкәте популярлашты. Татарстандагы хәрәкәт Россия һәм халыкара дәрәҗәсендәге 90 нан артык компетенцияне үз эченә алды. Мондый массалы күренеш илнең берничә төбәгендә генә. Иң популяр компетенцияләрнең берсе – «Эретеп ябыштыру». Казанда үтәчәк Бөтенроссия чемпионатында әлеге һөнәр буенча көч сынашырга барлык регионнардан да киләчәкләр.
Эретеп-ябыштыручы һөнәре белем бирү учреждениеләрендә абитуриентлар арасында киң таралган. Ул шулай ук хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган ТОП-50 һөнәрләр исемлегенә керә.
Көллиятне тәмамлаган студентларның әзерлек сыйфатын ачыклау өчен республикада инде икенче ел WorldSkills стандартлары буенча Федераль демонстрацион имтиханнар үткәрелә. Узган ел Татарстанның 7 көллиятеннән 100 кеше катнашты. Имтихан Казан политехник көллиятендә узды. Быел аны 166 кеше тапшыра.

Компетенция өчен махсус биш үзәк оештырылды. Имтиханнар апрельдә башланып, июньдә тәмамланачак. Быел Мамадыш политехник көллиятендә дә беренче тапкыр демонстрацион имтиханнар уза. «Эретеп ябыштыру» компетенциясе буенча төбәк чемпионатында максималь бал – 28,9. Хәзерге вакытка имтихан бирүчеләрнең 30% ы гына югары балны җыя алды. Казан политехник көллиятенең WorldSkills буенча директор урынбасары, баш эксперт Елена Закирова әйтүенчә, биремнәрнең авырлыгын исәпкә алсаң, нәтиҗә начар түгел.

Имтиханда экспертлар сыйфатында һөнәри белем бирү учреждениеләре укытучылары, эш бирүчеләрнең вәкилләре – эретеп–ябыштыру өлкәсеннән барлыгы 24 белгеч. Әлеге һөнәр ир-атларныкы дип исәпләнә. Тик экспертлар арасында 5 хатын-кыз да бар.

Аларның берсе –Елена Закирова инде ике ел буе «Эретеп-ябыштыру технологияләре» компетенциясенең махсус үзәк җитәкчесе урынбасары сыйфатында фикердәшләре төркеме белән бергә төбәктә эретеп-ябыштыруны үстерү, бу өлкәдә белем бирүне камилләштерү белән шөгыльләнә. WorldSkills тарихында беренче тапкыр Казанда үтәчәк Бөтендөнья халыкара чемпионатында ир-ат компетенциясе үткән мәйданда техник администраторның хатын-кыз ярдәмчесе дә әле ул.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
Соңгы комментарийлар
-
9 август 2022 - 17:46Без имениХатын кыйнаган кешенен туктаганын кургэнегез бармы?! Хатынга бер суккан кеше беркайчан кыйнаудан туктамый! Беркайчан! Донья кургэн эти эни буларак сез моны анларга тиеш. Картая картая кул белэн уйный торган кеше эшэкелэнэ генэ сэбэпле-сэбэпсез кул кутэрэ. Сез нинди генэ суз эйтсэгездэ тозэтеп була торган тугел! Кызыгыз яшьлеге белэн генэ белгертмэскэ,ярарга тырыша, тозэлер дип омет итэ. Димэк эти энигэ бергерткэн очен тагын кыйнаган?! Белгертэсе килмэсэ дэ кешегэ беленми кала торган эш тугел бу. Эле кызнын таянырга эти энисе тигез. Шуны белэ торын кияу кыйный. Эти энисез яклаучысыз калгач ни кыланачак бу кияу?! Бу кеше белэн яшэсэ алдагы гомерен кыйналып яшэячэк кыз. Кыйнап имгэтэчэк хичшиксез иртэме сонмы. Имгэнгэн хатын иргэ кирэк тугел! Кешедэн ким булып яшисе килми. Белгертэсе килми. Парлы матур тормышта яшисе килэ. Цена вопроса кызыгызнын сэлэмэтлеге. Эти эни якламаса кем яклар?!Кияү кызыбызны кыйный?
-
9 август 2022 - 11:39Без имениБигерәк күп күргән сез. Кайтмаска иде, үсәр иде бала. Ййй язмышларГомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
8 август 2022 - 12:19Без имениИрегез белән барып, утырып күзгә күз карап сөйләшәсегез калган.Телефо6ан решать итеп буламыниКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.