Бу катлаулы чор безгә үзебезне татар итеп хис иттерде — Минтимер Шәймиев

Узган 25 ел эчендә Бөтендөнья татар конгрессы, аның Башкарма комитеты, дөнья һәм ил күләмендә лаеклы, абруйлы урынга күтәрелде, ди Дәүләт Киңәшчесе.
(Казан, 3 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Бүген мин барыбызны да, 25 еллык катлаулы юлны узып, икътисади һәм сәяси каршылыкларны җиңә-җиңә, югалмыйча, таралмыйча, алтынчы съездга җыела алуыбыз белән ихлас күңелдән котлыйм”, - дип сүзен башлады Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Бөтендөнья татар конгрессы VI съездының пленар утырышында.
“Милли тарихыбызда беренче тапкыр татарларның Бөтендөнья иҗтимагый
оешмасы барлыкка килде. Узган 25 ел эчендә Бөтендөнья татар конгрессы, аның Башкарма комитеты, дөнья һәм ил күләмендә лаеклы, абруйлы урынга күтәрелде. Мондый мисаллар бик аздыр, әле булса. Моның иң күркәм нәтиҗәсе — халкыбызның милли үзаңы көчәю. Халыкның милли аңы арту, аны сизү гасырларга, уңышлы булган чагында, бер генә буладыр, бәлки бер дә булмыйдыр. Бу катлаулы чор безгә үзебезне татар итеп хис иттерде, горурландырды, шундый хисләр бирде”, - ди Дәүләт Киңәшчесе.
Аның фикеренчә, Бөтендөнья татар конгрессы милләтебезене берләштерү юлында заман таләпләренә җавап бирә торган уңышлы эшчәнлеге аша олы
ихтирамга лаек.
“Без аның белән хаклы рәвештә горурланабыз, горурланырга тиешбез һәм киләчәктә дә шулай эшләргә кирәк. Дөресен әйткәндә, без, татарлар белән,
үзара да эшләү җиңел түгел. Татар барда — хәтәр бар дигән әйтем юктан гына барлыкка килмәде. Чөнки конгрессның Башкарма комитетын тәнкыйтьләүчеләр дә аз түгел. Сүз дә юк, Тукай әйтмәшли, тәнкыйть — кирәкле шәйдер. Ул нигезле булганда файдалы”, - дигән фикердә Минтимер Шәймиев.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
23 гыйнвар 2021 - 20:21Без имениБик дөрес киңәшләр, әзрәк, бер 30 ел элек укыган булсам, күпме ялгышлар ясалмаган булыр идеМенә бу 10 әйбер турында туганнарга сөйләргә кирәкми
-
23 гыйнвар 2021 - 21:08Без имениЯлгышырсын ,эгэр ризалашсан.икегэ буленп яшэп булмый. ,...Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
23 гыйнвар 2021 - 21:26Без имениСина Ир табылыр э балага эни беренче урында.Син узенне Балан урынына куеп карада аннары уйларсын нишлэргэ икэнен.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
23 гыйнвар 2021 - 23:37Без имениСез ана кияргэ чыксагыз,бик бэхетсез булачаксыз,балагызны да бэхетсез итэсез.ашыкмагыз уз бэхетегезне табарсыз тик Анын белэн тугел.эти энисе нэрсэ эйтсэ шуны эшли торган ир, ир тугел.ялгыша курмэгез.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.